Балтачлылар коронавирус мәсьәләсенә җитди карый

Балтачлылар короавирустан  саклану мәсьәләсенә җитди карый.

“Балтач таңнары”ның ВКонтакте социаль челтәре битендә  халык  фикерен өйрәнү нәтиҗәләре  балтачлыларның  үз сәламәтлегенә битараф булмавын  күрсәтте

Яңа төрдәге коронавирустан куркасызмы, дтгән сорауга 71 кеше  үз фикерен белдерде.  Сорау алуда катнашучыларның 9,86 проценты вируслы инфекция  куркыныч тудыра, дигән фикердә. Мин сакланам һәм башкаларны да сакланырга чакырам, дигән җавап вариантын  хуплаучылар  2.82 процент.  Сорауга җиавап бирүгә кушылучыларның 7.04 процентыкушканнарны үтәсәк, вирус безне җиңә алмас, дигән җавап белән килешкән.  Респондентларның  күпчелеге оптимистик рухта. Җавап бирүчеләрнең 18,31—28.17 проценты төшенкелеккә бирелмәскә кирәк, дигән фикердә.

 Исегезгә төшерәбез, коронавирус буенча БР Сәламәтлек саклау министрлыгында (347)286-58-27; (347) 279-91-20 , Роспотребнадзорның Башкортстан Республикасы бүлегендә

8-800-2000-112;  8-800-700-90-30   туры элемтә телефоннары  эшли.