Балтачта ветераннар оешмасының район конференциясе узды

Балтачта  сугыш һәм хезмәт ветераннары иҗтимагый оешмасының  отчет-сайлау район конференциясе узды.

Җыенда 45 делегат, барлык авыл җирлекләре администрациясе башлыклары, район үзәге оешмалары, предприятиеләре һәм учреждениеләре җитәкчеләре катнашты. Конференциядә катнашучылар алдында район сугыш һәм хезмәт ветераннары советы рәисе Гали Сарвартдинов отчет тотты.  Шулай ук  район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Салават Гыйльметдинов, Көндәшле   авыл җирлеге ветераннар Советының башлангыч оешмасы рәисе Фәйзелгаян Нартдинов   һәм башкалар чыгыш ясадылар.

Оешманың җитәкче органнары һәм ревизия комиссиясе составы, ветераннарның VIII республика конференциясенә делегатлар сайланды.

Җыенда катнашучылар районның  ветераннар советы рәисе һәм VIII Республика ветераннар конференциясенә делегат итеп берткавыштан  Гали Сарвартдиновны сайлады.

Инчтаграм.