Башкортстанда складларда ике айлык азык-төлек запасы бар

Башкортстанның сәүдә складларында ике айлык азык-төлек запасы бар, чимал буенча республикада ярты елга резерв формалаштырылган.

Сентябрь-октябрь айларында инде яңа уңыш җыелачак. Халыкка борчылу өчен сәбәпләре булырга тиеш түгел, дип белдерде матбугат туры вакытында журналистларның сорауларына җавап биреп, Башкортстан премьер–министры урынбасары–авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов.

Аның сүзләренә караганда, кибетләрдә азык-төлекне сатып алуның билгеле бер артуы узган ял көннәрендә күзәтелгән, әмма дүшәмбе, сишәмбе көннәрендә киштәләр янә тулы булган. Якындагы ялларда хакимият сатып алуларның яңа артуын көтә. Әмма азык-төлеккә ихтыяҗ традицион Яңа ел сатулары күләменең 50% тан артмаячак.

«Әмма без җитештерү куәтләребез тулы куәтенә эшләми. Шул ук Чишмә сөт заводы көн саен 60 тоннага кадәр продукция җитештерә ала, ә бүген аның күләме нибары 25 тонна гына тәшкил итә. Без, әлбәттә, кешеләрнең башкорт продукциясен күбрәк сатып алуларын көтәбез, бу безнең эшкәртүчеләргә һәм аграрийларга да ярдәм итәчәк. Апрель аенда без карабодайның чәчү мәйданнарын ике–өч елга арттыру турында карар кабул итәчәкбез. Шулай ук көзге арыш өчен күбрәк чәчү мәйданнарын әзерләячәкбез, хәзераларга  базарда ихтыяҗ зур», — дип билгеләп үтте Илшат Фәйзрахманов.

Вице-премьер, азык-төлек продуктларына бәяләр артмасын өчен, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ритейлорларга команда бирелгән, дип билгеләп үтте. Хәзер бәяләр мониторингы алып барыла, моның белән Генераль прокуратура да шөгыльләнә.

"Азык-төлеккә бәяләрне арттыру өчен нигез юк. Хәер, кайбер өметсез коммерсантлар коронавирус таралуга бәйле хәлне катлауланлырырга мөмкин. Әмма моңа көч структуралары катгый һәм тиз арада тәэсир итә. Продукция сыйфатына даими контроль дә алып барыла",–дип билгеләп үтте вице-премьер.

Илшат Фазрахманов хәбәр иткәнчә, хәзер барлык төбәк министрлыклары һәм авыл хуҗалыгы департаментлары хәл-торышка даими мониторинг алып бара һәм әлегә төбәкләр арасында продукциянең күп күчерелүе күренми.

«Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан карабодайны китерүне арттыру үтенече бар иде, әмма Мәскәүгә җибәрү өчен бу ярманың артык күләме юк. Ул бездә ике айга җитәрлек запаста бар, әмма барысы да контрактлаштырылган», — дип билгеләп үтте ул.

«Башинформ» агентлыгы эре сәүдә челтәрләре вәкилләре кайбер төр продукция сатып алу белән бәйле кулланучылар ажиотажы 7-10 көн дәвамында кимиячәк, дигән фикердә, дип язган иде.