Балтачлылар, белеп калыгыз, гигиена һәм эпидемия үзәге хезмәткәрләре шәхси йортларда дезинфекция үткәрми

Балтачлылар, игътибарлы булыгыз, Башкортстанда коронавирус белән бәйле ажиотаждан ялганчылар  файдалану очраклары теркәлгән.

Ялганчыларның, үзләрен  гигиена һәм эпидемия үзәге хезмәткәрләре итеп танытып,  шәхси йортларда дезинфекция үткәрү хезмәте тәкъдим итүе турында WhatsApp  мессенджерында  хәбәр таралган иде.   Бу хәбәргә карата Башкортстан Республикасы гигиена һәм эпидемия үзәге  баш врачы Анна Козак 19 март кичендә,  Башкортстан Республикасы Сәламәтлек министрлыгында коронавирус буенча узган  брифингта үзенең шәрехләвен җиткерде.

Ведомство җитәкчесе билгеләвенчә, гигиена һәм эпидемия үзәге  шәхси йортларда дезинфекция үткәрми. Мондый эш бары тик предприятиеләрдә, аэропорт, спорт аренасы кебек, халык күпләп җыела торган урыннарда гына башкарыла.

Әгәр йортыгызга килеп;” Без гигиена һәм эпидемия үзәгеннән, өегезне дезинфекцияләргә килдек,”—ишегегезне шакыйлар икән, алар ялганчылар дигән сүз. Андый кешеләрне бусага аша уздырырга ярамый!