Балтач үзәк район хастаханәсе “Югары әзерлек” режимында эшли

Радий Хәбиров Башкортстанда COVID-19 таралуына каршы көрәш кагыйдәләрен үз эченә алган коронавирус турында яңа Указга кул куйды. Аңа ярашлы, төбәкнең барлык хезмәтләре, шул исәптән, Балтач үзәк район хастаханәсе дә көчәйтелгән режимда эшли.

Балтач үзәк район хастаханәсе 18 марттан “Югары әзерлек”  режимына күчкән. Стационар гадәттәгечә, тәүлек әйләнәсенә эшли, поликлиника иртәнге сигездән кичке сигезгә кадәр авыруларны кабул итә. Сәламәт пациентлар белән авыру пациентларның юллары кисешмәсен өчен аларга аерым керү һәм чыгу урыннары билгеләнгән. Медицина тикшерүе үтәргә килгән пациентлар — аерым, тән температурасы күтәрелеп килгән авырулар икенче урыннан керәләр. Соңгыларын аерым терапевт, педиатр кабул итә, анализлар тапшыру оештырырылган. Тән температуралары күтәрелеп хастаханәгә мөрәҗәгать итүчеләр өлкәннәр арасында да, балалар арасында да бик күп икән. Поликлиникага кергән урында ике шәфкать туташы авыру һәм сәламәт пациентларга кайда, ничек мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатып тора.

*Пациентлар игътибарына: үзәк район хастаханәсе поликлиникасына бары тик Мәктәп урамы ягыннан гына керергә була. Комсомол урамы ягыннан керү һәм чыгу юллары ябык.

Районда карантин игълан ителмәде.