Булдыра Балтачның “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте уңганнары

Районның чикләнгән җаваплылыктагы “Коммуналь хуҗалык” җәмгыяте район үзәге Иске Балтач авылындагы су һәм җылылык белән тәэмин итү системаларын хезмәтләндерү белән шөгыльләнә.

Җәмгыятьнең башкарма директоры Марат Фәдис улы ИБРАҺИМОВ белдерүенчә, Иске Балтачта суүткәргечләрнең гомум озынлыгы — 60, җылылык белән тәэмин итү торбаларының озынлыгы 9 километрга тиң. Алар карамагында күпфатирлы 19 йорт, 9 социаль объект. Барлык социаль объектлар да җылылык челтәреннән бирелгән җылы белән тәэмин ителгән. Җәмгыятьтә 34 кеше хезмәт сала. Арада озак еллар дәвамында эшләгән уңганнар бар. Механик Назыйф Дәүләтов, машинист-экскаваторчы, бүгенге көндә җылылык челтәрләре слесаре Радик Ахунов, бухгалтер Альмера Исмаева, җылылык челтәрләре участогы мастеры Барый Кәшфиевларны горурлык белән исемли җитәкче.

Бердәм коллектив эштә дә, спортта да сынатмый. Район ярышларында ал бирмиләр. ГТО нормаларын тапшырып район үзәгендәге оешма, предприятиеләр арасында икенче урынны яулап киләләр.

*Марат Фәдис улы Ибраһимов белән тулы әңгәмәне “Балтач таңнары” гәзитендә укый аласыз.

Җәмгыятьнең җылылык челтәрләре участогы мастеры Барый Кәшфиев (уртада) хезмәттәшләре Артем Килимбаев һәм Радик Ибатуллин белән.

Истәлекле мизгелләрне хәтерләткән бүләкләр.

Газим Талипов фотолары.