.Нөркә авылы “Аек авыл” республика конкурсын оештыручыларның Рәхмәт Хатына лаек булган

19 Март, 2020 - 12:00

Нөркә  авылы фельдшер-акушер пункты   мөдире   Айгөл Вәлиева “Аек авыл-2019” республика конкурсын оештыручыларның “Дипломы белән бүләкләнгән.

Нөркә авылы “Аек авыл-2019” республика конкурсында  катнашканы  һәм аек яшәү образын актив пропагандалаганы өчен бәйгене оештыручыларның  Рәхмәт Хатына лаек булган.

Исегезгә төшерәбез, проектта республиканың 52 районыннан 464 Авыл катнашты, муниципаль дәрәҗәдә нәтиҗәләр чыгарганнан соң, һәр районның берсе буенча 47 торак пункт республика дәрәҗәсенә чыкты. Балтач районыннан бу конкурста Нөркә авылы да катнашты.

Нөркә  авылы фельдшер-акушер пункты   мөдире   Айгөл Вәлиева “Аек авыл-2019” республика конкурсын оештыручыларның Дипломы белән бүләкләнгән.