Балтач киңлекләрендә юллар ремонтына керештеләр

Балтач район юл төзү һәм ремонтлау идарәсе эшчеләре бу көннәрдә юллардагы чокырларны тигезләү белән шөгыльләнә.

—Көннәрне җылыту белән юллардагы чокырларны тигезләү эшенә тотындык. Эш фронты җитәрлек. Чөнки юлларның торышына зыян килгән участоклар күп. Ике атнадан вакыт эчендә   Борай- Иске Балтач-Куеда юлының    Борай районы чигеннән Иске Балтач авылына кадәр  өлешендә чокырларны тигезләдек. Аннары Иске Балтач-Көндәшле юнәлешендә ремонт эшләре башкардык.  Инде   янә Куеда юнәлешендә эшне дәвам итәбез. Эшчеләр алдында Тәтешле районы чигенә кадәр юлның торышына зыян килгән участокларны көйләү бурычы тора,— ди юл мастеры Артур Абелкарамов, башкарылган эшләр белән таныштырып.

Яз җитте исә юлда чокырлар барлыкка килә. Алар төрле тирәнлектә. Чокырларга автоһәвәскәрләр бер дә шат түгел. Чөнки  су белән тулган  чокырга автомашинаң белән зур тизлектә килеп керсәң, амортизаторларың сафтан чыкты дигән сүз.

Юлда чокырлар барлыкка килүендә юл төзү һәм ремонтлау предприятиесе хезмәткәрләре   кыш көннәрендә температура тотрыксызлыгын сәбәпче итеп күрә. Явым-төшем дә үзенекен итә. Җирне бер туңдыра,  икенче карасаң эретә. Асфальт ярыла.  Ярыкка су  кереп, туңдырганнан соң юллар деформацияләнә.

Бу участокта юлларны көләү барышында  асфальт-бетонның салкын катнашмасы файдаланыла.    Башта чокыр барлыкка килгән урынны чистарталар һәм  чокырны кыздырып җылыталар. Анары чокырга түшәлгән катнашма „Европлитә” виброүтеге ярдәмендә катырыла.   Сыйфат ягына китерерлек түгел.  Ун градус салкын торганда инде бу алым белән юлларны ремонтлау  уңай нәтиҗә бирә.

--Һәркөнне өч-дүрт тонна асфальт-бетон катнашма кулланыла.   Материал кытлыгы булганы юк. Аны Благовещен шәһәрендәге асфальт-бетон җитештерү заводыннан алып кайталар,-- ди юл мастеры эштәге үзенчәлекләрне исәпкә алып.

Водитель Фәһим Маликов,  Рифат Сәлимов, тракторчы Николай Зайдуганов,  юл эшчеләре Флүр Ямалетдинов, Илдус Шәйнуров,  Рамил Нурмөхәмәтов  үзләренең эшенең җаваплылыгын аңлый.