Балтачлылар, беләсезме, коронавируска бирелүчәнлек кан төркеменнән дә тора

Балтачлылар, беләсезме, каны икенче төркемдәге кешеләр коронавируска ныграк бирелә икән.

Кытайның  Medrxiv лабоаториясе белгечләре шундый нәтиҗәгә килгән. Моны авруларның кан анализлары буенча ачыклаганнар. Нтиҗәләр күрсәтүенчә,    вируска иң нык бирешүчән булып  каны икенче  төркемдәге  (АВ0 системасында А төркеме)  кешеләр исәпләнә.

Кытай галимнәре үткәргән  тикшерүдә Ухань һәм Шэньчжэнь шәһәрләрендәге өч хастаханәдән 2173 пациент катнашкан. Кан шулай ук COVID-19 коронавирус инфекциясеннән вафат булган 206 кешенең дә алынган.

Авыручыларның һәм  вафат булучыларның күбесе  каны  икенче  төркемдәге  кешеләр.  Галимнәр мондый канлы  кешеләрне COVID-19 күбрәк зарарлаганлыгын ачыклаган, тик моның сәбәпләре әлегә  билгеле түгел.