Түбән Сикияз авылы тыл ветераннарына "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләре тапшырылды

Балтач районында бу көннәрдә Бөек Җиңүнең 75 еллык олы юбилей алдыннан илебез башлыгы Указы белән сугыш, тыл ветераннары һәм сугыш вакытында үсмер булган концлагерь тоткыннарына "1941-1945 нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы" юбилей медальләрен тапшыру тантаналары оештырыла.

Түбән Сикияз авылында яшәүче тыл ветераннарына да әлеге медальләрне тапшыру тантанас үтте.

Чараны оештыручылар белдерүенчә, тыл ветераннарын хөрмәтләү уңаеннан әзерләнгән “Сезнең тормыш — үзе батырлык” дигән кичә авыл советы бинасында узды.

“Корал тотып дошманга каршы атакага күтәрелмәделәр, ут эчендә үлем белән йөзгә-йөз очрашмадылар алар. Фронтка китәргә яшьләре җитмәде, сугыш чыкканда балалар гына иде бит әле. Әмма каһәр суккан ул сугыш алар язмышына да үтеп керде, өмет -хыялларын чәлпәрәмә китерде, балачак бәхетеннән мәхрүм итте”, - дигән сүзләрдән башланды кичә. Кичәне матур сүзләр, шигьри юллар белән мәдәни чараларны оештыручы Фәнилә Гилязова һәм китапханәче Дилара Галиева алып барды.

Ветераннарга үзләренең җылы теләкләрен авыл биләмәсе башлыгы Фирдинант Арсланов, район Хакимияте вәкиле Шамиль Кашанов, ветераннар советы рәисе Зәки Мифтахов, хатын-кызлар советы рәисе Роза Мифтаховалар җиткерде.

“Утлы елларның бөтен авырлыгын үз иңнәрегездә күтәреп, сез, тылдагылар, Җиңү көнен хезмәт фронтларында якынайттыгыз. Сезгә барысы өчен дә олы рәхмәтебезне һәм хөрмәтебезне белдерәбез”, - диде Фирдинант Арсланов, медальләрне тапшырып.

Кичәдә Мифтаховлар гаиләсе, Кәрим Фәметдинов башкаруында җырлар яңгырады. Кичә чәй табыны артында дәвам итте.

Тыл ветераннары: "Кабат сугыш афәтләре күрергә язмасын,"- дигән теләк белән таралыштылар.