Иске Балтач икенче санлы мәктәбе укучылары полиция хезмәткәрләре белән очрашты

Иске Балтач икенче санлы урта мәктәбендә «Игътибар - балалар» оператив - профилактик чарасы  чикләрендә полиция хезмәткәрләре белән очрашу узды.

18 март көнне «Игътибар - балалар» оператив - профилактик чарасы чикләрендә    район  эчке эшләр  бүлекчәсе начальнигы,  полиция подполковнигы Динар Низамов, хезмәткәрләр составы  белән эшләү төркеме җитәкчесе, эчке хезмәт майоры Фәнзия Мостафина  Иске Балтач  икенче санлы урта мәктәбендә  укучылар белән профилактик әңгәмә үткәрәләр.

Әңгәмә ахырында кунаклар   укучыларны Уфа юридик институтына укырга керү тәртибе, шулай ук Россия Федерациясе Эчке эшләр органнарында хезмәт итү тәртибе белән таныштырдылар.

Инстаграм.