Балтач районы кызы Амалия Гайниәхмәтова “Сулпылар -2020” телевизион конкурсында катнаша!

Иске Балтач авылыннан 9 яшьлек Амалия Гайниәхмәтова Башкортстан Юлдаш телевидениесе үткәргән “Сулпылар-2020” телевизион конкурсында катнаша. Аның I турына уңышлы үткән 60 конкурсант арасында райондашыбыз да бар.

Бәйге ел ахырына кадәр дәвам итәчәк. Амалиянең әнисе Дилара Рәфит кызы белдерүенчә, беренче турдан соң 30 кеше калачак, аннары үтәчәк турдан соң бәйгечеләр саны 12 кешегә калачак. Ел ахырында финал чыгышлары булачак.

Амалия бәйгегә “Гүзәл җирем” дигән җыр әзерләгән. Махсус тектереп алынган костюмы гына ни тора аның!? Вокал буенча үзен әзерләгән балалар сәнгате мәктәбе преподавателе Рая Хәмәевага ихлас рәхмәтле Амалия һәм аның якыннары.

Беренче турны үткән бәйгечеләр 14, 15нче март көннәрендә Уфага җыелды. Алар белән әңгәмәләр оештырылды, бәйгечеләр үзләре белән якыннан таныштырдылар, яраткан шөгыльләре турында сөйләделәр.

Чараны оештыручылар белдерүенчә, тиздән бәйгечеләрне зәңгәр экраннардан күрсәтәчәкләр. Ә без райондашыбыз, кабатланмас моң иясе Амалия Фәрит кызына алда торган тагын да җитди сынауларны уңышлы үтүен телик!

"Тамыр" балалар телеканалы директоры Гөлназ Колһарина белән истәлеккә.

Таныклык - кулда.

Фотолар шәхси архивтан.