Учалы районында кар белән бергә борча яуган

Учалы районының Миндәк авылына кар борчалары яуган. Урындагы  халык  кечкенә коңгызлар өеме явуын күреп хәйран калган. Ак кардагы бөҗәкләр өемен фотосурәттә дә күрергә була.

Авылда яшәүче «Вести-Башкортстан» басмасына үзе төшергән видеоязмасын уртаклашкан. Кадрларда кара бөҗәкләрнең ак кардан ничек шуышуы яхшы күренә. Җиргә кар белән бергә аяклы һәм койрыклы бәҗәкләр дә яугандыр, мөгаен, ди шаһитлар.

Кешеләр һәм хайваннар өчен мондый бөҗәкләр куркыныч тудырмый, ди  белгечләр. Аяклы һәм койрыклы бөҗәкләр (ногохвостки) – салкынга чыдам бөҗәкләрнең бер төре. Җылыта башлау белән кар борчалары уяна һәм туклану урынына таба хәрәкәтләнә.

Сүз уңаеннан: мондый гадәти булмаган исемне кар борчалары койрыклары ярдәмендә яхшы сикерергә сәләтле булганнары өчен алганнар.

Чыганак.