“Хәтер капсула”сы Көнтүгеш авылына килеп җитте

Балтач районында Бөек Җиңүнең 75 еллык юбилее уңаеннан башлангыч алган “Җырлы авыл” вокал иҗаты конкурсы чикләрендә “Мәңгелек хәтер” эстафетасы капсуласын Көнтүгеш авыл биләмәсенең Янтимер авылы вәкилләре Көнтүгеш авылы халкына тантаналы тапшырды.

Бу көнне Көнтүгеш авылында гомер итүче төрле буын вәкилләре 1941—1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышы кырларында батырларча башларын салган авылдашлар исемен мәңгеләштергән обелиск янына митингка җыелды.

Митингта Көнтүгеш авыл биләмәсе башлыгы Игорь Яниев катнашты.

Игорь Намиевич халыкка әлеге чараның әһәмиятен аңлатты. Аннары Янтимер авылы вәкиле Петр Абдулов “Мәңгелек хәтер” эстафетасы капсуласын Көнтүгеш авылының иң өлкән яшьтәге кешесе Нәфисә Локмановага тапшырды.

Килер буын вәкилләренең тыныч тормышы хакына яу кырларында үз-үзләрен аямый дошманга каршы көрәшкән һәм үзләрен корбан иткән авылдашлар истәлегенә куелган обелискка бу көнне гирлянда салды көнтүгешлеләр.

Аннары авыл мәдәният йортында авылның үзешчән сәнгать осталары көче белән әзерләнгән концрт номерлары тәкъдим итте. Бу чараны әзерләүгә, халыкны туплауга мәдәният йорты хезмәткәре Асия Мостафина зур көч салды. Ул әзерләгән мәгънәле һәм эчтәлекле сценарий буенча алып барылган чара залга җыелганнарга көчле тәсир итте, аларны уйланырга мәҗбүр итте.