Балтач районы укытучысы «Башкортстанның ел укытучысы» номинанты булган

Иске Тимкә  урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвера Хөрмәтова «Башкортстанның ел укытучысы -2020 " конкурсының  «Татар телен укытуда инновацион технологияләр куллану» номинациясендә  җиңгән.

16 март көнне   Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында «Башкортстанның ел укытучысы»республика конкурсының финал сынавы узды.

Бәйге барышында конкурсантларның  мәгариф үсеше тенденцияләрен һәм дәүләт мәгариф сәясәте мәсьәләләрен аңлавына,  фикерләрнең тирәнлеген,   тәкъдимнәрнең нигезле һәм конструктив булуына,    тел культурасына, укытучының шәхси позициясенә игътибар иткәннәр.

Тәрбия аспекты да зур әһәмияткә ия. Конкурсантлар туган якны өйрәнү, лингвокультурология, патриотик, фәнни-техник һәм башка юнәлешләрдә уңышлы проектлар турында сөйләгәннәр.

- Мәгариф системасы бүген уникаль чорда. Президентыбыз гамәлгә куйган милли проектлар, асылда, үсәргә уникаль мөмкинлек бирә. Биш ел дәвамында дөньяның иң яхшы мәгариф системасы унлыгына керү бурычы тора. Без бу эштә актив катнашабыз: «Заманча мәктәп» федераль проекты кысаларында республиканың авыл мәктәпләрендә «үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәкләрен ачабыз. Аларны булдыру укучыларга һәм укытучыларга «Технология», «Тормыш иминлеге нигезләре», «Информатика» фәннәре буенча белем бирү программаларын яңа шартларда үзләштерергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләгән    Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Айбулат Хаҗин  конкурсантларны сәламләп.

17 март көнне башкаланың  «Торатау» Конгресс-холлында «Башкортстанның ел укытучысы»,   «Рус теле һәм әдәбияты елы укытучысы», «Татар теле һәм әдәбияты Ел укытучысы», «Елның яшь укытучысы» һәм «Башкорт теле һәм әдәбияты ел укытучысы»  республика конкурсы җиңүчеләрен  билгеләгәннәр.

Иске Тимкә  урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Эльвера Хөрмәтова «Башкортстанның ел укытучысы -2020 " конкурсының «Татар телен укытуда инновацион технологияләр куллану» номинациясендә  җиңгән.