“Авыл мәдәният хезмәткәре” федераль программасы булдырылачак

Русия Мәдәният министрлыгы “Авыл мәдәният хезмәткәре” федераль программасы өчен тәкъдимнәр әзерләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр иткән ТАССка биргән интервьюсында Русия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.

2019 ел ахырында Русия Президенты Владимир Путин “Мәдәният” гомумдәүләт проекты кысаларында “Авыл мәдәният хезмәткәре” федераль программасын булдыруның максатчанлыгы турындагы мәсьәләне эшләргә кушты, ул һөнәрнең абруен арттырачак һәм бу өлкәдә хезмәткәрләргә кытлык проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Мәдәният министры урынбасары тармакта күптән хезмәт куючыларның квалификациясен күтәрү, авылларның һәм кече шәһәрләрнең мәдәният учреждениеләренә белгечләрне җәлеп итүне мөһим бурыч дип атады.#ВладимирПутин

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Avil-m-d-niyat-hezm-tk-re-federal-programmasi-bulachak...

Фото: район мәдәният сараеның социаль челтәрләрдәге битеннән.