Балтачлыларны язгы ташкынга алдан әзерләнергә кирәклеге турында искәртәләр

Балтачлыларны  язгы ташкынга әзерлек чараларын алдан күрергә чакыралар.

Су ташу - ел саен бер үк сезонда кабатлана торган  табигатьнең бер мизгеле. Карлар ныклап эри башлагач, су күтәрелүдән елгалар ярларыннан чыга.  Нәтиҗәдә уйсулыктагы җирләрне су басарга мөмкин

Язгы ташу алдыннан нинди чаралар күрергә кирәк соң?

Әгәр  йорт су баса торган  җирдә урнашкан икән, язгы ташкынга алдан әзер булу хәерле.   Мәгълүмат чараларының гадәттән тыш хәл турында хәбәрләренә колак салып тору кирәк.  Көнкүреш приборларын, кыйммәтле әйберләрне чарлакка күчерү ышанычлы.  Электр, газ приборларын сүндерү мәҗбүри. Булган очракта, йорт хайваннарын да су басмый торган урынга күчерү таләп ителә.  Ишекләрне, тәрәзәләрне такта һәм башка метриал белән каплау хәерле.

Бәхетсез очрак ихтмималына   биегрәк урынга күтәрелә өчен баскыч, итекләр, көймә, җылы киемнәр, дарулар,  берничә көнгә җитәрлек азык-төлек кебек кирәк-яраклар  алдан әзерләп куелган булырга тиеш.  Әгәр су кинәт баса икән, өй түбәсе, чарлак кебек урынга күтәрелеп, хәвефкә таруың турында: тастымал болгап яки фонарь ярдәмендә сигнал бирергә кирәк.

Ташкын тәмамланып, өйгә кайткач   бинага  җимерелү куркынычы янамыймы икәнлеген тикшререп карау киңәш ителә.  Шулай ук бина эчен  җилләтергә кирәк . Электр үткәргечләренең торышын тикшереп чыкмый торып көнкүреш  приборларын шундук кабызырга ярамый.   Ташкын сулары  китергән  пычракны  җыештырырга  кирәк.

Биналарны ташкыннан соң  киптерү   барышында  электр белән тәэмин итү һәм җылылык системасына йөкләнеш арта.  Бу янгын чыгуны сәбәп булырга мөмкин. , Күңклсез хәл булмасын өчен   электр  җылыткычлары, мич, газ җиһазлары яхшы торышта булырга тиеш.   Мич токандыру өчен  тиз кабынучан  сыекчалар  куллану тыела.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта бердәм коткару хезмәтенә «01» телефоны буенча шалтыратыгыз (кәрәзле телефоннарда – 101,112 саннарын җыеп шалтыратырга).

Радик ГӘРӘЕВ,

66  санлы янгын-коткару часте җитәкчесе урынбасары.