"КОРАЛ ТАПШЫР— АКЧА АЛ" АКЦИЯСЕ

17 Март, 2020 - 15:00

Башкортстан Республикасы  буенча Росгвардия идарәлеге тарафыннан "Корал тапшыр — акча ал" оператив-профилактика операциясе үткәрелә. Аның кысаларында  халыкта законсыз сакланган коралны һәм сугыш кирәк-яракларын алу, шул исәптә, акча түләп алу  оештырыла. Коралның һәм сугыш кирәк-яракларының законсыз әйләнешен кисәтү, гражданнарның хокук бозуларны кисәтү һәм җинаятьчелеккә каршы көрәш эшен активлаштыру максатларында, аларда законсыз сакланган корал һәм сугыш кирәк-яракларын үз теләге белән тапшырган өчен гражданнарга акчалата түләү тормышка ашырыла.

Законсыз сакланган корал яки сугыш кирәк-яракларын тапшырырга теләк белдергән гражданин яшәү урыны буенча, ягъни Балтач районында үз теләге белән тиешле гариза буенча  БР буенча Росгвардия идарәлегенең лицензия-рөхсәт бирү  эше бүлекчәсенең өлкән инспекторы Нәфис Суфияновка мөрәҗәгать итә ала.Шулай ук  Русиянең Балтач районы буенча  Эчке эшләр министрлыгы бүлекчәсенең дежур частенә (Балтач районы, Иске Балтач авылы, Киров урамы,1 санлы йорт) мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Үз ирке белән хәрби корал тапшыручылар(һәр данә өчен) тиешенчә акча алырга хокуклы: гранатомёт, миномёт, пулемёт — 25000 сум, автомат — 20000 сум, винтовка, карабин —15000 сум, пистолет, револьвер —10000 сум; хезмәт коралы: пистолет, револьвер —10000 сум; гражданнарның коралы: сырлы көпшәле  аучы, спорт коралы—15000 сум, шома көпшәле  аучы, спорт коралы — 10000 сум, газ пистолеты, револьверы —5000 сум, сигнал коралы, салкын корал — 1000 сум; үзләре эшләгән корал: кыска көпшәле, обрез —15000 сум, боеприпаслар: патроннар данәсенә — 30 сум, шома көпшәле корал патроны—15 сум; шартлаткычлар: пластит — 100 граммы өчен 6000 сум, тротил, аммонит — 100 граммы өчен 5000 сум, порох — 100 грамм өчен 300 сум, сәнәгать шартларында җитештерелгән  шартлаткыч— 6000 сум, кеше үзе эшләгән шартлаткычка  данәсенә 5000 сум.

Нәфис СУФИЯНОВ, БР буенча Росгвардия идарәлегенең лицензия-рөхсәт бирү  эшенең өлкән инспекторы.