Балтачлылар Умартачыларның төбәк съездында катнашты

Балтачлылар делегациясе Умартачыларның төбәк съездында катнашты.

Узган атна ахырында Уфаның “Торатау” Конгрес-холлында Башкортстан,  Татарстан, Чечен республикалары, Алтай крае  умартачылары катнашлыгында Умартачыларның икенче төбәк съезды узды.   Балтач районыннан бу киңәмәдә Җәмил Исламов, Илшат Мәхмүтов, Марат Дилмиев составындагы делегация катнашты.

Умартачылар гомуми темалар буенча фикер алыштылар, тармакка багышланган бай күргәзмә карадылар. Биредә бал кортлары өчен препаратлар да, инвентарь да, чыгым материаллары да бар иде.

- Сезон башланыр алдыннан февраль, март айларында съездга җыенуыбыз яхшы гадәткә әверелде,-диде БР Хөкүмәте Премьер - министры урынбасары-авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Монда бер ел эчендә җыелган барлык мәсьәләләр буенча фикер алышабыз,   тәҗрибәле  умартачыларның киңәшләрен  тыңлыйбыз.   Норматив-хокукый актлар кабул итәбез. Ә инде көзен     фестивальгә җыелаячакбыз.

Пленар утырыш барышында илдә 2021 елның төп вакыйгаларының берсе - 47нче халыкара Апимондия Конгрессына һәм Башкортстанда узачак «АпиЭкспо» күргәзмәсенә әзерлек буенча фикер алыштылар.

Съезд чикләрендә узган  түгәрәк өстәлләрдә төбәкнең төп  баллы үсемлеге – юкә урманнарын саклау, урман фонды җирләрендә умарталык өчен җир кишәрлекләре бирү тәртибе буенча фикер алыштылар. Умартачылар соңгы вакытта бал кортларын пестицидлар кулланудан саклау, умарталарны агулаганда, эшкәртү, сату, экспортлау буенча актуаль мәсьәләләрне дә читләтеп үтмәде.

Бүген Русия  төбәкләрендә барлыгы 3.7 миллион бал корты умарталары исәпләнә.  Елына 75 мең тонна бал җитештерелә.   Русиядә барлык юкә урманнарының 2/3 өлеше Башкортстан җирлегендә урнашкан.