Чишмә районында кошчылык фабрикасы янган

Бүген, 16 март көнне, Чишмә районы Шингәк-Күл кошчылык фабрикасында янгын чыккан.

Чишмә районы Шингак-Күл авылында кошчылык фабрикасы    эш көне ахырында янгыннан зыян күргән. Республика гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча,  янгын сүндерүгә    махсус биш  автомашина, 11  хезмәткәр җәлеп ителгән.

Беренче кипаж янгын урынына килеп җиткәндә   бер бинаның  20 квадрат метр мәйданда   түбәсен ут камап алган булган.

Сүндерүчеләр  янгынны    сәгатькә якын вакыт эчендә сүндергән    Янгынның сәбәбе әлегә билгеле түгел . Кешеләр һәм кошлар арасында һәлак булучылар һәм зыян күрүчеләр юк.