Балтач районында "Игътибар-балалар!” профилактик чарасы үтә

Башкортстан территориясендә 2020 елның 2 аенда балигъ булмаганнар катнашында 50 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 3 бала һәлак булган, 49 кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алган.

Юл-транспорт һәлакәтләре анализы күрсәтүенчә, юл – транспорт һәлакәтләренең 64 прценты (32 очрак) элеккечә транспорт чараларына идарә итүчеләрнең балалары булган пассажирлар катнашлыгында теркәлгән. Балигъ булмаган җәяүлеләр катнашлыгында 18 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 19 бала зыян күргән.

Балтач районы территориясендә язгы мәктәп каникуллары алдыннан һәм каникул вакытында 2020 елның 16 мартыннан 2020 елның 10 апреленә кадәр " Игътибар-балалар!” дигән баш астында  профилактик чара үтә. Ул барлык социаль төркемнәрнең игътибарын балалар юл – транспорт имгәнүләре проблемасына җәлеп итүгә һәм язгы каникуллар вакытында юл хәрәкәтендә катнашучыларның игътибарын арттыруга юнәлтелгән. Балаларның иминлеген арттыру проблемасы, гомумән алганда, юллардагы хәлләр, җәмәгать дисциплинасы, юл хәрәкәтендә катнашучыларның үз-үзләрен тотышы традицияләре белән бәйле һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларның һәркайсына, аерым алганда, аларның гомуми культура дәрәҗәсен һәм кагыйдәләрен үтәү теләгенә бәйле. Кагыйдәләрне үтәмәү, игътибарсызлык кеше гомеренә торырга мөмкин. Балаларыбызның гомерен бергә саклыйк! #профилактика правонарушений

Рада ЗАРИПОВА, юл хәрәкәте хзвефсезлеген пропагандалау инспекторы, полиция лейтенанты.