Башкортстан продкуциясе Казахстан һәм Төркия компанияләрен кызыксындырды

Казахстан башкаласында Халыкара авыл хуҗалыгы күргәзмәсе уза, анда башкорт делегациясе катнаша.

Республика аграрийларының сәфәре ил Президенты Владимир Путинның май указы белән расланган «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проекты кысаларында оештырылды.

Күргәзмәнең беренче көнендә башкорт делегациясе чит ил компанияләре белән 50 сөйләшү үткәрде. Бизнесменнар Башкортстан һәм Төркиягә авыл хуҗалыгы продукциясе китерү турында килештеләр.

Исегезгә төшерәбез, делегация составына алты компания вәкилләре керде. Алар азык, биопрепаратлар, ашламалар, җиһазлар һәм авыл хуҗалыгы техникасы җитештерү белән шөгыльләнәләр. Башкорт эшкуарларының тагын бер бизнес-миссиясе Монголиядә уза. #нацпроектыБашкортостан#ВладимирПутин

https://tv.rbsmi.ru/articles/sobytiya-i-fakty/Bashkirskaya-produktsiya-zainteresovala-kompanii-iz-Kazahstana-i-Turtsii-163542/?sphrase_id=794876