БАТЫРЛЫККА ТИҢ ГОМЕР...

16 Март, 2020 - 12:00

“Кеше гомере, әйтерсең, язмышның төрле төсле җепләреннән уралган, кайчак, сүтелмәстәй булып төенләнгән серле йомгак...Әмма олыгая барган саен адәм баласы барыбер шул йомгакны сүтә дә ниләр эшләгәнен, ниләр кичергәнен барлый... Барлый да: ”Исем-акылым китә, ул кадәр эшләргә ничек өлгергәнмен, күргәннәремә ничек түзгәнмен икән?”— дип, үз-үзенә кайчак аптырашта  кала. Шулчак, кылган гамәлләре, салган эзе ак җепләрдәй сузылып, яктыртып каршы алса. Иншаллаһ. Менә бу инде ике дөнья өчен дә иң хәерлеседер",— дип хисләнеп утыруым...

Бу хисләрем зур тормыш юлы үткән, укытучы Әнисә Хәйруллина белән очрашуымда яңарып киткәндәй булды. Түбән Сикияз урта мәктәбе. Анда район мәгариф бүлеге тарафыннан оештырылган семинар. Кунагым анда ничек “кайнаганына” әле дә хәйран...

—Беренче үткәргән әдәбият дәресем, семинар программасына ярашлы, ачык түгел иде. Ә укытучылар миңем дәрескә  керә:

— Ник керәсез? Мин гади дәрес үткәрәм, – дим. Шунда татар теле укытучысы, республикабызга язучы буларак танылган, Риф Мөхәмәтовның: "Безнең  “ябык” дәрескә керәсебез килә әле", — дип, шаярып әйткәне исемдә.

Класста йөрергә, утырырга урын калмады, парталарга дүртәрләп сыештылар. Милләтебезнең герой-шагыйре Муса Җәлил иҗатына багышланган дәрестә аның  сөеклесе “Әминәгә” язган җырын да көйләп күрсәттем. Ә Риф абый тәнәфестә: “Булсаң да булырсың инде, Әнисә! Дәресеңдә елаттың,” – дип, кулымны кыса...

Бу дәрестән соң 10нчы сыйныф укучылары белән  бөек татар язучысы Г. Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы буенча диспут. Барлык укучылар бу әсәрдәге геройлар хакында кызып фикерләшүләр, бәхәсләшүләр... Клубтагы чара. Бөек татар шагыйре Г. Тукай иҗатына багышланган кичә. Укучыларымның анда “Су анасы”, “Шүрәле” әсәрләрен театрлаштырып күрсәткәннәрен әле дә онытмыйм...

Ә концертта 80 бала...октябрятлар, пионерлар, комсомолецлар…

Үз фәнен яхшы белгәннәр генә саналганнарны үти аладыр. Ул чакларда татар әдәбиятын белү ягыннан үз даирәсендә Әнисә апага тиңнәр булдымы икән?

Киләчәктә “Русиянең мәгариф отличнигы”,“Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре”, “Башкортстанның атказанган халык мәгарифе хезмәткәре”, “Укытучы ветеран”, күп санлы мактау кәгазьләре, медальләр иясе, сәхнә йолдызы булып танылачак укытучы Әнисә Хәйрулловна  Иске Яхшый авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә икенче бала булып дөньяга килә.

Героем туган еллар куркыныч һәм гыйбрәтле  вакыйгалары, җан өзгеч аянычлы язмышлары белән илебез тарихына кереп калган. Алдымда, бу фаҗигәләр хакында сөйләгәннәрне ишеткән һәм аңа бәйле михнәтләрне үз җилкәсендә татыган тере шаһит. Шуңа сөйләгәннәрен бәян итәргә ашыгып, кулларыма каләм алдым.

Әтисе, ХәйруллаРәхмәтулла улын кулакка чыгарып, аның гаиләсен пыран-зыран китергәннәр. Бар мал-туарын, бер йортта булган ике өен тартып алалар, үзен Бөре төрмәсенә озаталар. Ә хатынын, Хәнифә Нуртдин кызын, биш яшьлек улы Муллаян һәм яшь ярымлык кызы Әнисә белән урамда калдыралар...”Әнием сөйләве буенча, безне дә әти белән бергә куарга дип, арбага утырткан булалар. Тик бер кешенең, авылның хуҗарак кешесе булгандыр инде: “Балаларны калдырыгыз, туңдырып үтерергә уйлыйсызмыни, аларның ни гаебе бар?”— дип ялваруы безне алып калган”,— дип искә алды Әнисә апа.  Ярый әле, әтисенең  дүрт балалы олы хатыны, “зур әнисе,” (аны шулай дип йөрткәннәр) сабыйны үз янына сыендыра... Аны, балалары күп булгангадыр инде, мунча кебек, бәләкәй генә булса да иске өйләрендә калдыралар...

Ә үз әнисе улы Муллаян белән Балтач иске клубының такта белән бүленгән бер кечкенә бүлмәсендә урын таба. Бичара ана, директорны, балам бер генә дип алдап, анда җыештыручы булып эшкә урнаша. Әңгәмәдәшем, бу вакыйганы исенә ала: “Әни янына килеп йөри идем. Клубка бер килүемдә, кычкырып: “Инәй”,—дим. Ә хуҗа Харисов чаршау артында булган, мин күрмәдем. Ул шунда: “Бу да сезнең балагызмени?” – дип сорый әнидән. ”Әйе шул, йөрәккәем, эшкә алмассыз дип куркып, әйтмәгән идем”, — ди.

Авырмы, җиңелме вакыт су кебек ага. Алда мәктәп еллары. Монда да сынаулар. 11 яшьтән иңнәрдә — Бөек Ватан сугышы михнәтләре... “Ул күченүләр! Депоның иске такталар белән бүленгән бер бүлмәсендә... Клубта туңган кешегә, монда әйбәтрәк булды. Тимер мичне туңып үлмәс өче ягабыз. Аның алдында торган чуенда сулар, манып яза торган каралар туңа иде.Сәндерәдә йоклыйбыз, анда җылырак. Утын булмагач, мәктәп тә юньләп ягылмый, класслар суык, тәрәзәләр бозга ката...Әй, ул чактагы туңулар! Кияргә — кием, ашарга икмәк юк... Үлән, кечерткән ашаулар, җәйләрен ялланып бала караулар, хәер сорашулар... Уратып бер телем икмәк кисеп биргән күрше Мәфтүхә Фәтхинур кызы әбиемне онытачагым юк. Әй шунда сөенүем! Ипине күкрәгемә кочтым да әй йөгерәм.

Клубта яшәгәндә, суга алты, бармак башы кадәр, яшь бәрәңге бүлбесе салып кайнаткан “аш” та һич хәтердән җуелмый. Эвакуацияләнеп килгән, шушы ук клубның күрше бүлмәсендә яшәгән апа ачу белән килеп кереп: “Минем бәрәңгене чокыгансыз!” – дип ялганлап, кулымнан ашымны тартып алып клуб идәненә сипте. Һаман күз алдымда: идәндә  тәгәрәшеп яткан шул алты бүлбе... Ул чыгып киткәч, мин аларны барыбер чүпләп алып ашадым. Әйе, бар да баштан узганнар...

Яшьтән кыю, әрсез кыз авырлыкларга бирешми, ул җебеп төшкәннәрдән түгел, бар көчен туплап тик алга омтыла. Ул Балтач урта мәктәбенең яхшы укучысы, “артисты”, бар  нәрсәгә дә өлгерә. Пионерларның отряд вожатые, комсомол йөкләмәләрен дә үтәүче. Сыйныф җитәкчесе Тайбә Гәрәй кызы Матвеева соравы буенча бәйрәм чараларын үткәрүне йөкләүче дә... Бишенче сыйныфтан район клубы сәхнәсенең яшь җырчысы, биючесе, сүз остасы, һәр спектакльнең төп герое... Шулай ачлы – туклы кыз халкына моң өләшә, сагышлар тарата, авырлыкларны җиңеләйтә. Менә 1944 нче ел... Беренче уйнаган спектакле, безнең буын яттан белгән, татар халык әкияте “Үги кыз”булса, хәзер аның иңнәрендә “Капитал корбаннары” трагедиясе. Сәнгатькә гашыйк апаның хәтер сандыгында сакланганнарын тыңлыйм: “Анда Айрат Арсланов (соңыннан Татарстанның атказанган артисты булып танылачак) – ата, ә мин аның кызы булып уйнадым. Бик авыр әсәр. Кыз сукыр скрипач әтисен җитәкләп хәер сорашып йөри. Әнисе, хәерче ирен ташлап, бишенче хатын булып байга кияүгә чыга. Азакта ата да, хыянәтче ана да, үз -үзенә чәнчеп, үлә... Бичара кызлары да җырга күчкән әрнүләрен тәмамлый алмый газизләренең уртасына ава... Шунда чаршау ябыла. Икенче көнне Фәймә Нуртдинова очрады да: “Әнисә, сине күрсәм, елыйсым килә. Сине шул кыз кебек күрәм”, – дип, кочаклап алды. Клуб һәрчак “мыш” килгәне сәхнәгә үк ишетелеп тора иде,”— дип тә тагын өстәп куйды .

1948нче ел. Сугыштан соң төзекләндерү чорлары. Әнисә  Нуртдинова (кулак баласы дип эзәрлекләүдән куркып, әнисенең шушы фамилиясе белән йөри) мәктәпне тәмамлый һәм, өлкән пионервожатый буларак, шунда ук эшли башлый. Мәктәп директоры Гали Арслан улы Хәсәнов үзен танытып өлгергән укучысын читкә җибәрми. Җыр- моң сөюче кыз район клубында бушлай художество җитәкчесе дә. Ай саен – бер спектакль. Тал чыбыгыдай иңнәрдә “Таңчулпан”, “Карлугач”,”Галиябану”, “Асылъяр”, “ Ак калфак” һәм башкалар. Гыйлемсез кеше – тәрәзәсез өй икәнен дә яшли аңлый кыз. Ул бер үк вакытта Бөре укытучылар институты студенты. Аны уңышлы тәмамлагач, 1951 – 1955 нче елларда үзенең туган авылы,  Иске Яхшый җидееллык мәктәбендә, татар теле, әдәбияты укытучысы. Мондагы директор урынбасары, Тәтешле районы Кальтәү авылы егете Әмир Габдрахман улына, әйтерсең, нәкъ Әнисәдәй үзе акыллы, үзе уңган сылукай гына җитмәгән. Ул шунда ук кызга тәкъдим ясый. Һәм озын-озак уйламый, гаилә учакларын кабызып җибәрәләр. Яшьләр бер ел Балтачтан йөреп эшлиләр...

Флидә ГАЛИЕВА.

Мәкаләне тулысынча "Балтач таңнары" гәзитендә укый аласыз.