Балтач үзәк район хастаханәсе эшен комисия бәһалады

Балтач үзәк район  хастаханәсе эшен Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау  министрлыгы  комиссиясе бәһалады.

Атнаның соңгы эш көнендә Балтач районының үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге  белән Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министры урынбасары Игорь Засядкин, Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының акушерлык һәм гинекология буенча баш штаттан тыш белгече,  республика клиник перинаталь үзәге  баш табибы Назир Мингазов,   Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының педиатрия буенча баш штаттан тыш белгече, республика балалар клиник хатаханәсе медицина реабилитациясе бүлеге  буенча баш табиб урынбасары Людмила Семавина,  Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының   Бөре  медокругы буенча баш штаттан тыш белгече,  Бөре район үзәк хастаханәсе  баш табибы Арсен Гарипов  составындагы комиссия танышты.

Белгечләр хастаханә бүлекләрендә булдылар. «Акушерлык һәм гинекология», «Педиатрия»профильләре буенча киңәшләрен бирделәр.

Балтач  үзәк район хастаханәсе эшчәнлеге  комиссия тарафыннан лаеклы бәяләнде.