Балтач районы башлыгы торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләрен бәйрәм белән котлады

15 Март, 2020 - 15:00

Балтач районы Хкакимияте башлыгы Илгиз Субушев районның  торак-коммуналь хуҗалык хезмәткәрләренә һөнәри бәйрәм уңаеннан изге теләкләрен җиткерде.

Торак-коммуналь хуҗалыгының хөрмәтле  хезмәткәрләре, ветераннары!

Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйм! Район халкы өчен торак-коммуналь хуҗалыкның өзлексез эшләве мөһим роль уйный, аның  тармаклары халыкның тормыш-көнкүрешен тәэмин итү системаларының тотрыклылыгын, барлык оешмаларның уңайлы шартларда эшчәнлеген тәэмин итә.

Үз хезмәтегез белән сез йортларда, предприятиеләрдә һәм учреждениеләрдә җылылык һәм уңайлыклар тудырасыз.  Иске Балтач  авылы халкы хезнең хезмәтне аеруча тоя.

Катлаулы шартларда ТКХ хезмәткәрләренең хезмәте аерым игътибарга лаек.      Коммуналь уңайлыкларга без хәзер шулкадәр күнектек,  хәтта     бу уңайлыкларны   тәэмин итү өчен  никадәр  хезмәт куярга кирәклеге турында уйламыйбыз да. Ә  күпчелек очракта кешеләрнең кәефе  һәм аларның тормыш шартлары сезнең һөнәри осталыгыгыз белән   бәйле.

Торак-коммуналь хуҗалыгының алдагы эшендә  уңышлар  һәм тармакның ныклы адымнар белән алга баруын телим. Сәламәт һәм имин булыгыз.