Әйдәгез, балтачлылар, итле пәрәмәч пешерәбез

Ял көннәрендә Балтачның уңган хуҗабикәләрен итле пәрәмәч пешереп якыннарын сөендерергә чакырабыз.

Безгә кирәк: 2 йомырка, 2 стакан су яки сөт, 1 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз, он, 40-50 г чүпрә, 50 г атланмай яки үсемлек мае. Эчлек: сыер ите, суган, тоз, борыч. Кыздыру өчен үсемлек мае.

Камыр басып, аны 50 шәр г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камыр уртасына иттарткычтан суган белән чыгарылган, тоз, борыч кушылган ит салалар. Аннары камырның кырыйларын күтәреп, уртасында 1-1,5 см тишек калдырып, бөреп чыгалар.

Пәрәмәчләрне бераз кабартканнан соң, тишекле ягын аста калдырып, кайнап торган майга салалар. Пәрәмәчләр майда яртылаш күмелергә тиеш. Тишекле ягының йөзе килгәч, пәрәмәчне әйләндерәләр һәм эченә табадан бераз май салып, икенче ягын кыздырып пешерәләр.

Табынга кайнар килеш бирәләр.

Эчлек: сыер ите, суган, тоз, борыч.

Кыздыру өчен үсемлек мае кулланабыз.

*Дуслар! Үзегезнең яратып әзерләгән ризыкларның рецептын төркемдәшләребезгә уртаклашырга теләсәгез, рәхим итегез!

 Фото ачык чыганаклардан.