Балтачта «Чиста җомга» экологик акциясе старт алды

13 Март, 2020 - 12:00

Бүген, 13 март көнне, Иске Балтачта  «Чиста җомга» экологик акциясен башлап җибәрделәр.

"Чиста мохит» экологик акциясе кысаларында "Яшьлек"  физкультура-савыктыру комплексы  хезмәткәрләре  коллективы  экологик өмәгә чыкты. «Чиста җомга» экологик акциясе сыйфатында узды бу чара.

Акциядә катнашучылар учреждение  тирәсен  һәм   янәшә территорияне  төрле калдыклардан тазартты.

"Яшьлек"  физкультура-савыктыру комплексы  хезмәткәрләре  коллективы  башлангычын   алдагы көннәрдә район үзәгендәге  башка коллективлар да хуплар дигән ышаныч бар.