Башкорстанда урманнар шаулап үсәр

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашалы, «Экология» гомумдәүләт проекты кысаларында «Урманнарны саклау» төбәк проектын гамәлгә ашыру эзмә-эзлекле бара.

Башкортстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов билгеләвенчә, әлеге проектлар урман хуҗалыгында гына түгел, урман янгыннары формированиеләрендә дә матди-техник базаны шактый яңартырга ярдәм иткән. Ул, шулай ук, ел саен урман утырту буенча иҗтимагый экологик акцияләр үткәрелүен ассызыклый. Узган елдан башлап бу чаралар тагын да масштаблырак төс ала башлады, урман фондында утыртулардан тыш, республика торак пунктларны да активрак яшелләндерә.

Чыганакта хәбәр ителүенчә, 2019 елда 600 гектар мәйданда 1,7 миллионнан артык яшь агач утыртылды, республикада урманнарны торгызу чараларында 300 меңгә якын кеше катнашты.

Урман хуҗалыгы министры Марат Шәрәфетдинов билгеләп үткәнчә, Башкортстанда «Урманнарны саклау» төбәк проектының максаты – 2024 елга карата 100 процентка урманнарны чыгару һәм яңадан торгызу балансын тәэмин итү, бурыч – урманнарны саклау, шул исәптән аларны киселгән һәм һәлак булган урман утыртмаларының барлык участокларында яңадан торгызу.

— Башкортстанда «Урманнарны саклау» федераль проектының барлык төп күрсәткечләре үтәлгән, — дип билгеләп үтте Марат Шәрәфетдинов. — 2019 елга проект буенча гомум финанслау 198,2 миллион сум тәшкил итте, 2020 елга 211,2 миллион сум бүлеп бирелде, шул исәптән махсус техника һәм җиһазлар сатып алуга — 77,1 мллион сум. Бу Идел буе федераль округында - беренче һәм Русия Федерациясендә икенче нәтиҗә.

#нацпроекты#национальныепроекты#регпроекты#региональныепроекты#ВладимирПутин

Фото: "Башинформ".