Иске Янбай авылыннан сугышта һәлак булган Әхмәтнәби Әхмәдишин истәлекләре ни сөйли?

1945 елның апрелендә Кенигсберг шәһәһрендә минага эләгеп һәлак булган Иске Янбай авылы егете Әхмәтнәби Әхмәдишинның истәлекләрен туганнары күз карасы кебек кадерләп саклый.

Хатларын Әхмәтнәби бертуган апасы Вагида (Әхмәдишина) Сафиуллинага юллый. Аларда үзенең хәлләрен яза, авылдагы тормыш белән җентекләп кызыксына.

Бу фотога Әхмәтнәби Әхмәдишин (пилоткада, уңда), хезмәттәше, хатында язганча, Яхшый авылы егете Салих Ильясов белән 1944 елның август аенда төшкән.

1926 елда туган рядовой Әхмәтнәби Әхмәдишин, әйткәнемчә, Җиңү көненә санаулы көннәр калгач, 1945 елның  апрелендә Кенигсберг җирендә һәлак була...

Туганын югалту кайгысыннан Вагида Әхмәдишина аның истәлегенә бәетләр яза...