Балтачлылар, белеп калыгыз, Казанда «Салават Юлаев» һәм «Ак Барс» матчлары тамашачыларсыз узачак

Балтачлылар, «Салават Юлаев» һәм «Ак Барс»ның Казандагы  матчларын телевизор алдында гына карый алачаксыз.  “Татнефть-Арена»га - тамашачыларны кертмәячәкләр. Нихәл итәсең. Коронавирус!

"Салават Юлаев «һәм» Ак Барс" плей-офф ярымфинал сериясенең беренче ике матчын тамашачыларсыз уйнаячак. Татарстан Президенты карары буенча республикада Махсус санитар-эпидемиологик режим  кертелгән. Ул 15 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә «Татар-информ».

«Халыкара спорт чаралары санитар-эпидемиологик  хәл яхшырган вакытка күчерелде. Спорт матчлары тамашачылар катнашыннан башка үткәреләчәк. Мәдәни чаралар да соңрак  үтәчәк. Планлаштырылган гастроль концертлары бары тик оештыручылар кешеләрнең иминлеген тәэмин итү  таләпләрен    төгәл  үтәгән  һәм   тамашачылар сәламәтлеге өчен  җаваплылыкны үз өсләренә алган очракта гына узачак,», — дип хәбәр итә чыганак.

⠀ Шулай ук  «Салават Юлаев»  хоккей клубы  22 һәм 24 мартка планлаштырылган Уфадагы матчларга билетлар сатуны   туктатып торганнан соң  кабат җанландыруы турында  хәбәр итте. "Уфа-Арена"да узачак матчларга тамашачыларны тән температураларын үлчәп кертәчәкләр.