Халык сәламәтлеген кайгыртып

Узган елның май аеннан башлап профилактик караулар hәм диспансеризация үтүнең Русия Федерациясе Саулык саклау  министрлыгы приказында расланган яңартылган тәртибе үз көченә керде.

Район шифаханәсендә профилактик караулар hәм диспансеризация  үткәрү кабинеты 2013нче елда  булдырылган иде. Бу кабинетны хезмәтләндерүчеләр үз эшләренә күңел биреп башкаручы шәфкать туташы Гүзәлия Бариева белән фельдшер Ирина Галләмовалар авырып ярдәм сорап килүчеләрне кабул итеп, табибка кадәр кайбер медицина тикшерүе үткәреп авыруның хәлен билгеләгәннән соң, табибка җибәрәләр hәм билгеле бер төркем яшьтәгеләргә диспансеризация үткәрәләр иде.  Икесе дә үзәк шифаханәгә эшкә төрле елларда Бөре шәhәре медицина училищесын тәмамлаганнан соң килгәннәр иде...

Чирләр hәм аның белән авыручылар үз вакытында медицина тикшерүе үтүне суза килү нәтиҗәсендә аның арта баруы hәм аянычлы хәлләргә китерү очраклары ешаюын исәпкә алып, узган елның май аенда  диспансеризация үткәрүдә төзәтмәләр hәм  яңартылган тәртип көченә керде.

Шушы приказ нигезендә район шифаханәсе җитәкчелеге эшне яңача оештыруга кушылып иң беренче чиратта бар уңайлыклар тудырылган кабул итү кабинеты мәйданын зурайту, медицина җиhазлары белән тәэмин итү hәм тиешле кадрлар белән тулыландыруны максат итеп куйды.

—Диспансеризация үтү — ул сәламәтлекне кайгырту дигән сүз, - ди районның амбулатория-поликлиника мөдире Юлиан Борисович Шакиров.-. Профилактик карау hәм диспансеризаия үтү нәтиҗәсендә кешенең авыруын иртә стадиясендә ачыклау һәм шуның нәтиҗәсендә авыруны уңышлы дәвалауны тәэмин итү, яки бу тикшерү инвалидлыкка һәм хәтта үлемгә китерә торган авыруларны вакытыннан алда ачыклау максатыннан үткәрелүен онытмаска кирәк. Кабинетны хезмәтләндерүче үз эшләрен тиешле дәрәҗәдә башкаручы врач-терапевт Юлия Ризванова, шәфкать туташы Гүзәлия Бариева hәм фельдшер Ирина Галләмоваларның өлеше зур. Элек диспансеризация 3 елга бер тапкыр үткәрелсә, хәзер ул яңартылган тәртиптә 18-39 яшьлекләр өчен генә саклана.Ә 40 яшьтән өлкәннәр аны ел саен үтә алалар. 40 яшьтән узганнарга онкологик авыруларны иртә стадиясендә ачыклауга юнәлтелгән скрининглар үткәрәләр. Тән тиресе hәм ирендәге, авыз куышлыгындагы лайлалы катлам карала, калкансыман биз, лимфа төеннәре тикшерелә. Шифаханәдә электән анализ бирергә тезелеп киткән чиратлар сирәгәйде, чөнки биредә диспансеризация үтүчеләрнең гомум кан анализы алына, гемоглабин, лейкоцитлар, СОЭ карала, ЭКГ, күзнең эчке басымы үлчәнә hәм башка медицина манипуляцияләре үткәрелә.

Гомумән, врач-терапевт, врач-онколог, врач-невролог hәм урта медицина хезмәткәрләре җәлеп ителгән яңартылган тәртиптәге диспансеризация ике этапта үткәрелә. Аның төп максаты: йөрәк-кан тамырлары системасы торышы,  шулай ук онкологик авырулар, шикәр чире, үпкәнең хроник авырулары  кебек  инвалидлыкка чыгара торган һәм вакытыннан алда үлемгә китергән йогышлы булмаган хроник авыруларны иртә ачыклау. Шулай ук диспансеризация барышында  кан басымы, кандагы холестерин, шикәр дәрәҗәсен ачыклау, тәмәке тарту, алкоголь куллану, дөрес тукланмау, чамадан тыш симерү, ябыгу, шулай ук наркотик һәм психотроп мәтдаларны  куллануны ачыклау зур әһәмияткә ия  булуы хакында

ассызыклады район поликлиникасы мөдире Юлиан Борисович.

Участоклар врач-терапевтлары  үзләре беркетелгән участокларында югарыда телгә алынган категория кешеләргә профилактик карау hәм диспансеризация үтүен оештыра, урыннардагы фельдшер-акушерлык пунктлары фельдшерлары исә диспансеризация үткәннәргә табиблар билгеләгән медицина ярдәме hәм дәвалаулар үткәрергә hәм аның барышын күзәтү астында тотарга бурычлылар.

—Көн саен кимендә 35-40 кеше диспансеризация үтә, — ди  биредә хезмәт стажы ике дистә ел белән исәпләнгән Ирина Фәнил кызы.— Ә участоклардагы фельдшерлык пунктларына караган авыллардан 65 яшьтән югары булганнар hәм авыр хәрәкәт иткән, ярдәмгә мохтаҗ булган өлкән буын вәкилләрен hәр атнаның дүшәмбе көнендә кабул итәбез. Бу категория кешеләрен  фельдшерлары озатуында Яңавыл шәhәре психоневрология диспансерыннан бүленгән махсус транспорт белән алып килү оештырыла. Аларга врач-терапевт, врач-онколог,врач-офтольмологлар,врач-акушеркалар консультацияләр үткәрә, ЭКГ, күзнең эчке басымын үлчәү, кан анализлары алына. Мәсәлән, шушы атнада Асавка авылыннан  сигез олы яшьтәге кешегә тикшерү үткәрелде. Аларның иң олысына 94 яшь иде.

Узган елны яңартылган тәртип буенча сигез айда гына  4300ләп кеше диспансеризация үткән.

— Быел план буенча өч мең ярымнан артык кеше сәламәтлекләрен тикшертәчәкләр, ел башыннан, яки ике айда гына  590 якын кеше  диспансеризация тикшерүе үтте дә инде, —дип сүзгә кушылды Гүзәлия Бариева. Һәркемгә ачык йөзле, йомшак табигатьле Гүзәлия  Сәхипгәрәй кызы исә район үзәге шифаханәсендә утыз елга якын хезмәт сала.

Гомумән, биредә диспансеризация үтәргә килүчеләр озын чиратларда тормый хәзер. Бар уңайлыклары булган махсус шартлар тудырылган, җылы, якты hәм иркен бүлмәдә ачык éөз  белән каршы алучылардан, сәламәтлекләрен кайгыртучылардан канәгать калалар.

Розалия ГӘЛЛӘМОВА.

Автор фотолары.