2021 елда Иске Янбай авылына асфальт юл булачак

Иске Янбай авылында яшәүчеләр Президентка яңа юл төзү үтенече белән мөрәҗәгать иткәннәр.

Башкортстанның кайбер кешеләре авылларда автоюллар булмау проблемасын Президентка мөрәҗәгать аша хәл итәргә тырыша.

Мәсәлән, республикада яшәүчеләрнең берсе Россия Президентының кабул итү бүлмәсенә Балтач районының  Иске Янбай авылына керү юлын төзү мәсьәләсен хәл итү үтенече белән мөрәҗәгать иткән. Башкортстан Хөкүмәте премьер-министры урынбасары Раиф Абдрахимов ир-атка бүгенге көндә юл төзелеше буенча проект документлары эшләнгән һәм инде Дәүләт экспертизасының уңай бәяләмәсе алынган, дип җавап биргән. Төзелеш эшләре 2021 елның декабрендә тәмамланырга тиеш. Бу максатлар өчен Балтач районына республика бюджетыннан субсидияләр бүлеп бирү планлаштырылган.

Чыганакта хәбәр ителүенчә, Россия Президенты ярдәмчесе, РФ Президенты референты Дмитрий Калимуллин 12 мартта гражданнарны видеоконференция режимында кабул итү барышында Башкортстан башкарма хакимияте органнарына юл вакытында тапшырылсын өчен муниципалитетка ярдәм күрсәтергә кушкан. Бу мәсьәләне хәл итүне Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Аппаратында контрольгә алганнар.