ТӘРБИЯЧЕ ҺӨНӘРЕ НИГЕЗГӘ ТИҢ

13 Март, 2020 - 12:00

Кеше бәхете күп очракта үзе башкарган эшенә нинди мәгънә салуына бәйле. Һөнәреңне яратуыңнан да тора ул.

Тәрбияче балаларга олылар тормышына ишекне ачучы.Үзе ни белә һәм кулыннан ни килә, шуны кечкенәләргә дә өйрәтә ала дигән сүз. Тәрбияче булу нидән гыйбарәт соң?  Балаларны ярату, аңлау һәм тоюхәерле. Кечкенәләр нинди бар, аларны шундый итеп кабул итәргә кирәк.  Шәхес буларак аларны тану, активлыкларын, мөстәкыльлеген басмау өстен. Бала булмышын үзгәртергә тырышмаган белгеч яхшы нәтиҗәгә ирешә.Тәрбияче үз алдына югары максат куя һәм аңа ирешә, алга бара.

Зур горурлык белән һәм ачык күңел белән балалар бакчасы ишеген ачтым. Һәм аңладым: бу минеке. Вакыт үтү белән һөнәр турында күбрәк аңлый башладым. Тәрбияче эшен һәркем башкара ала, дип әйтәсем килми. Үзе янып, башкаларны яндыра алганнар уңышлы эшли ала. Мин дә балалар өчен  җылы, шатлыклы мохит булдырырга тырышам. Аларның тормышын кызыклы һәм эчтәлекле итәргә тырышам. Бар җан иясе яктыга, яхшыга омтылган кебек балаларыбыз да үзләренә аналарча хәстәрлек күрсәткәннәргә, җылылык бирүчеләргә омтылалар, тартылалар.

Тәрбияче һөнәр генә түгел, ул күңел халәте, билгеләнеш, яшәү рәвеше икәнен аңладым. Бу  һөнәр зур җаваплылык таләп иткәнен дә тоям. Тормышта күп мәсьәләләр чишәбез. Сәламәтлекне саклау һәм сәламәт яшәү рәвешенә өйрәтү мөһим.

Киләсе буын ныклы булган очракта гына илебез көчле була һәм чәчәк атачак. Шуңа да ныклы, сау-сәламәт балалар үстерүне  максат итеп куйдым. Хәзер балаларда кече чактан үз сәламәтлегенә дөрес караш тәрбияләргә һәм җаваплылык булдырырга тырышам. Чөнки 7 яшькә кадәр үсеш чоры бара. Шәхеснең кешелек сыйфатлары бу чорда үсеш ала, холык, үзенә һәм калганнарга мөнәсәбәт тәрбияләнә. Шуңа да сәламәт яшәү рәвешенә анык карашны кече яшьтән тәрбияләү мөһим.

Тәрбияче буларак балаларга сыйфатлы белем, җылы мөнәсәбәт бирү белән беррәттән кече чактан үзе һәм башкалар белән аһәңлелектә яшәргә өйрәтергә тиешмен.

Алсу ШӘЙДУЛЛИНА, Көмьязы авылы „Колобок” балалар бакчасы тәрбиячесе.