Балтач районы хуҗалыкларында тракторларга техник карау үткәрү дәвам итә

Бүген,12 март көнне, Куйбышев исемендәге кооперативта тракторларның  торышын дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары бәһалады.

—Бүген ашлыкка ихтыяҗ бар. Игенчегә дәртләнеп эшләргә нигез булып тора бу. Ә басудагы эшләрнең нәтиҗәсе бүгенге тырышлыктан, ягъни  буразнагна нинди әзерлек белән төшүдән башлана.,—диде район хакимиятенең авыл хуҗалыгы бүлеге начальнигы Фларит Хәбипов, Куйбышев исемендәге  авыл  хуҗалыгы кооперативында  тракторларга техник карау үткәрү нәтиҗәләре белән танышканнан соң.

Куйбышев исемендәге кооперативта график буенча техник  карау узган көнне 16 бермлек тракторны мәйданчыкка чыгарып тезгәннәр иде.  Күпчелеге аларның көрәк, төягеч белән агрегатланган.  Йөк транспортлый торган тракторларның тагылмасы да бар.

—Ремонт фронтында зур эшләр башкарырга туры килмәде. Барлык тракторларга да агымдагы карау үткәрдек. Өлешчә буядык та.  Әлеге вакытта бер тракторга  “Муллахмәтов индивидуаль предприятиесе”ндә  капиталь ремонт үткәрелә,--дип кооператив рәисе Фәрит Сафин, трактор паркындагы хәлләр белән таныштырып.

Шушы техни куәт белән быел хуҗалык басуларында 2500 гектардан артык мәйданда язгы чәчү эшләре үткәрү бурычы тора.  Күренүенчә, җир эшкәртү, чәчү фронтында тракторларга йөкләнеш зур.

Дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Айрат Галләмов һәм Рөстәм Фәйзрахманов   карау үткәргәндә тракторларның һәм тагылмаларның  дәүләт теркәү билгесе, теркәү турында таныклыгы, тракторчы-машинистның тиешле категорияле таныклыгы, шулай ук  ОСАГО полисы булуына игътибар итә. Ә карауга куелган техниканың төзеклегенә таләпләр аеруча катгый.  Тагылмалар да  хәвефсезлек таләпләренә җавап бирергә тиеш.

—Трактор хәвефсезлек  таләпләренең кайберләренә туры килми икән, техник карау турында акт бирелә. Бу очракта акт төзелгән көннән соң 20 көн эчендә машинага кабат техник карау үткәреләчәк һәм машинаның техник торышы бары анда күрсәтелгән җитешсезлекләре буенча гына тикшереләчәк,—ди район дәүләт техник күзәтчелеге инспекциясе начальнигы Айрат Галләмов, техник карауга карата таләпләр белән таныштырып.

Трактор паркы торышы дәүләт техник күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан яхшы бәһаланды.