Балтачлылар, беләсезме, кулларны йодрыклау кан басымын нормальләштерергә ярдәм итә икән

12 Март, 2020 - 12:00

 Балтачлылар, беләсезме, кулларны йодрыклап  кан басымын нормальләштерергә мөмкин икән.

Кан басымын нормальләштерү өчен, медикаментоз  алымнардан тыш, көнчыгыш медицинасы буенча танылган белгечләр  киңәшләрен дә  файдаланырга мөмкин.

Моның өчен кулларны йодрыкка кысарга кирәк.

Бу хакта  MedikForum.ru  сайтына сылтама белән  “Баулы-Информ” хәбәр итә.  Артериаль кан басымыннан җәфа чигүчеләр саны    глобаль масштабка әверелеп бара.  Гипертония белән яшь буын, хәтта яшүсмерләр дә  чирли.

Аны нормальләштерүнең гади генә бер сере бар. Моның асылы кул бармакларын йодрыкка кысудан гыйбарәт.

Моның өчен туры басарга, кулларны аска төшереп  35-45 секунд дәвамында бер кул бармакларын кысарга һәм кире җибәрергә, аннан соң 10 секунд ял итеп, күнегүне икенче кул белән кабатларга кирәк.

Күнегүне кулларны  алга сузып та шулай ук эшләргә мөмкин.

Бу гади алым, кан басымын нормага китерүдән  тыш, артрит һәм остеопороз үсеше куркынычын киметергә, кулларны ныгытыргада булышлык итә.

Игътибар!  Бу язма мәгълүмат сыйфатында гына җиткерелә.  Кан басымы белән реаль проблемалар булганда,  белгечләргә мөрәҗәгать итү хәерле.