Балтач әйдаманнары халык исәбен алу турында мәгълүмат алдылар

Балтач районының “Романтик” үсмерләр клубына йөрүче яшьләр, әйдаманнар статистика бүлеге вәкилләре белән очрашты.

Башкортстанстатның Иске Балтач авылы бүлекчәсенең баш белгеч-эксперты Гүзәл Әмирова белән  халык санын алу мәсьәләсе буенча инструктор Айгөл Хизяпова оештырган әңгәмәдә сүз 2020 елның октябрендә узачак Бөтенроссия халык санын алу турында барды. Очрашу бик кызыклы һәм бай эчтәлекле узды.

Белгечләр халык исәбен алу эшләре аңлатылган памяткалар тараттылар, 18 яшьләре тулган кешеләрнең халык исәбен алуда катнаша алулары турында аңлаттылар.

Күп белергә теләгән кыз һәм егетләр үзләрен кызыксындырган сорауларга анык җаваплар алып таралыштылар. #перепись #ВПН2020 #переписьнаселения #перепись2020

Айгөл Галәветдинова, әйдаманнар белән эшләү буенча баш белгеч,

Эльза Исламова, “Романтик " яшүсмерләр клубының яшьләр белән эшләү буенча белгече.