Балтачта өлкән сыйныф укучылары БДУ филиалы укытучылары белән очрашты

Иске Балтач   беренче санлы  мәктәбе базасында  БДУның  Бөре филиалы   ачык ишекләре көне узды.

Филиал укытучылары район мәктәпләренең  11 нче сыйныф укучылары белән очраштылар. Мәктәпне тәмамлаячак укучыларга югары уку йорты, андагы  факультетлар, белгечлекләр һәм кабул итү кагыйдәләре турында җентекләп сөйләделәр.

Шулай ук мәҗбүри һәм профильле фәннәр буенча БДИга  әзерләнгән балаларга  мастер-класслар күрсәттеләр.

Очрашу балалар өчен дә укытучылар өчен дә бик файдалы булды.  Кемнәргәдер бу очрашу уку йортын сайлау мөмкинлеге тудырса,  БДУның Бөре филиалына укырга  теләгән балалар үзләренең булачак укытучылары белән танышты.