Иске Балтачта Ваатанның булачак сакчылары бәйгегә җыелды

Иске Балтачта "Сакчылар, алга!” спорт-мәгариф  республика уенының район этабы узды.

Иске Балтач авылының "Яшьлек" физкультура-спорт җәмгыяте базасында укучыларның "Сакчылар, алга!” спорт-мәгариф  республика уенының район этабы узды. Быелгы ярышларны  Бөек   Җиңүнең 75 еллыгына багышлап оештырдылар.

Ярышларда  районың  урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 12 команда катнашты. Бу бәйгегә бары тик башлангыч сыйныф  укучылары җәлеп ителә.  Яшь катнашучылар уенның барлык этапларын да уңышлы үттеләр. Укучылар каршылыклар полосасын үтте,   ориентирлашу, юл йөрү кагыйдәләрен белү буенча ярышты.

Экология белән бәйле сорауларга җавап кайтардылар. Роботехника өлкәсендәге мәгълүматларын сынап карадылар. Капитаннар өчен махсус конкурслар оештырылды.

Уен нәтиҗәләре буенча призлы урыннарны алдылар Иске Балтач беренче санлы урта мәктәбе, Искуе Балтач икенче санлы урта мәктәбе, Штәнде урта мәктәбе командалары призлы урыннарны яулады.

Җиңүче команда  бәйгенең төбәк этабында безнең район данын яклаячак.

Социал челтәрдән.