Изге җомга мөбарәк булсын, дуслар!

Җомга көн мөбәрак, изге җомга иртәләре хәерле булсын, жомга көнне укылган барлык догаларыбыз кабул булсын, мөселман кардәшләр!

(Сәйтәк авылы мәчете. “Балтач мәчетләре” сериясеннән).

Дәрес һәм имтиханга кергәндә укыла торган дога

Дәрес әзерләгәндә, дәрес алдыннан һәм имтиханга кергәндә нинди дога укыла?

Дәрес әзерләүне тәһарәт алып башлау әйбәттер. Нинди генә дәрес булса да, “Бисмилләһ” белән башлау кирәк. Аннан соң шушы догалар укылыр:

“Рабби зиднии гыйльмән вә фәһмән вә әлхыйкънии бис-саалихиин. Раббишрах лии садерии вә йәссир лии әмрии вәхлүл гукъдәтәм-мил-лисәәнии йәфкаһүү каулии, йәә Хәәфизу йәә Гаакыйбү йәә Нәәсыйру йәә Аллаһ. Рабби йәссир вә ләә түгассир рабби тәммим бил-хайир”.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Раббым! Гыйлемемне һәм зиһенемне арттыр. Мине изге колларыңнан әйлә. Раббым! Күкрәгемне ач, эшемне җиңеләйт һәм телемдәге төенне чиш ки, әйткән сүземне аңласыннар. Әй, Саклаучы, Күзәтүче, Ярдәм итүче Раббым! Җиңеләйт, авырайтма, Раббым! Эшемне хәере белән тәмамла”.

Имтиханга кергәндә өч, биш, йә җиде мәртәбә “Аятел-Көрси” укылыр, дип яза “Ислам нуры”.

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/iman/D-res--m-imtihanga-kerg-nd-ukila-torgan-doga-158851/