Балтач районы сабыйлары Юл кагыйдәләрен өйрәнә

Балтач районындагы Юл хәрәкәте хәвефсезлеге дәүләт инспекциясе бүлекчәсе хезмәткәрләре балалар бакчаларында тәрбияләнүче нәниләр белән очрашып профилактик чаралар үткәрә.

Юлда куркынычсызлык — бала белән фикер алышырга кирәк булган бик мөһим тема.

—Юл һәм транспорт бала өчен бик күп куркыныч тудыра, шуңа күрә өлкәннәрнең бурычы — балаларга юл йөрү өлешендә һәм транспортта дөрес тәртип турында сөйләү, мәктәпкәчә яшьтәге балаларны төп юл билгеләре белән таныштыру, — ди бүлекчәнең юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау инспекторы Раада Зарипова.

Балтач районының мәктәпкәчә учреждениеләрендә юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча даими рәвештә чаралар үткәрелә.