Башкортстанда аучылар законсыз рәвештә өч пошины үтергән

Дуван районында республика Экология министрлыгы инспекторы Юрүзән елгасы янындагы аучылык хуҗалыгы буенча рейд барышында карда кан эзләре һәм тапларына тап була.

Аучылар элекке Собакино авылы янында законсыз рәвештә поши атканнар.

"Елгадан якынча өч километр ераклыкта "Буран"кар чанасы һәм өч пошины законсыз чыгару урыны табылган. Хайваннар дөньясына китерелгән зыян 880 мең сум тәшкил итте", — дип аңлата БР Экология министрлыгының Хайваннар дөньясын саклау буенча Мәсәгут хезмәтенең баш белгеч-эксперты Рим Әюпов.

Ату урыныннан кар чанасы, тире, баш һәм тояк фрагментлары тартып алына. Потаповка һәм Калмаш авылында яшәүчеләрнең ике капчык поши ите, законсыз сакланган вак калибрлы ТОЗ карабины, 12 калибрлы ау мылтыгы һәм патроннары конфискацияләнә.

Хәзер тикшерү эшләре бара.

Чыганак:  Башинформ.

Фото ачык чыганаклардан.