Балтачлылар, урманда ауган агач хәзерләү тәртибен беләсәезме?

12 Март, 2020 - 15:00

Балтачлылар, беләсезме, урманда ауган агач хәзерләү мәсьәләсенә җаваплы карарга кирәк.

2018 елның 18 апрельдәге  № 77-ФЗ Федераль закон нигезендә,  «Россия Федерациясе Урман кодексының 32 статьясына үзгәреш кертелгән. Аңа ярашлы, урманда яуган агач агач булмаган урман ресурсы исәбенә кертелгән.  Ә аны хәзерләү Урман кодексы положениесенә ярашлы башкарыла. Бу яклап тәртип кодексның 32 һәм 33 маддәләре буенча көйләнә.

Тамырында утырып корыган агач бу категориягә керми.  Шулай ук җил  тамыры белән аударган агачлар да корыган исәбендә түгел. Ачыклап әйткәндә, ауган агач тамырыннан өзелмәгән, аның яшел яфрак, ылыслары бар икән, үз белдегең белән мондый каен, чыршы һәм башка агачны кисеп алу тыела.   Димәк, җирдә аунап яткан агачларны үз кирәгең   өчен хәзерләгәндә  алда әйтеп узылган  агачларга тотынырга ярамый.  Ә аунап яткан агач категориясенә  кисү таләп ителмәгән  агачлар гына кертелгән.   Ләкин  җирдә аунап яткан агачларны хәзерлә барышында пычкы, балта куллану тыелмый.

Димәк, җирдә аунап яткан агачны хәзерләү төшенчәсенә җаваплы карарга кирәк.  Хаталар, җинаять җаваплылыгына кадәр китереп җиткерергә мөмкин.

Урман кисү эшләре барган урыннарда,  кисү эшләре тәмамланмаган урыннарда ауган агач әзерләү тыела.

Ауган агачларны  хәзерләү һәм ташу өчен махсус техника куллану рөхсәт ителми.

Х әзерләгәндә туфрак катламына, урман культуралары зыян  килергә тиеш түгел .