Аскын районында 12 яшьлек кызның үле гәүдәсе табылган...

Күптән түгел Аскын районында коточкыч фаҗига теркәлгән.

12 яшьлек кызның үле гәүдәсен әти-әнисе тапкан. Әлеге хәл 8 март алдыннан булган. Әлеге вакытта анда тикшерүчеләр эшли. Алар тикшерү өчен кызның киемнәрен һәм бауны алган.

Чыганакта белдерелүенчә, кызның ни сәбәпле дөньядан китүе билгеле түгел. Үсмерне туган авылында җирләгәннәр.

Үсмер балаларның үз-үзләренә бикләнеп, башка сыймаслык хәлләр башкаруы адым саен диярлек. Балаларыбызның психологик торышы һәрвакыт аңлашылмаган да кебек. Шулай да бер-беребезгә, аеруча үсмерләргә игътибарлырак булсак иде.

Фото: proza.ru