Агыйдел елгасында соңгы боз кичүе ябылган

Бүген, 11 март көнне, Краснокама районы Иске Җанҗегет авылы янында, Агыйдел елгасы аша боз кичүе ябылган.

Бу Татарстан Республикасы белән туры бәйләнеш булдырган кичү. Димәк, ташкын чорында татарстан Республикасына турыга чыгу юлу турында вакытлыча онытып торырга туры килә

Бүгеннән республика җирлегендә гамәлдә булган бер боз кичүе дә юк.

Синоптиклар фаразларына караганда, быел елгаларның боздан ачылуы март ахырында көтелә. Бу гадәттәгедән 8-13 көнгә иртәрәк. Сулыкларда су запаслары нормада, әмма елгалар  тугайларында     дымлылык уртача күрсәткечләрдән 50-60 процентка артыграк.

Республика бюджетыннан язгы ташуга каршы чаралар үткәрүгә 6,63 миллион сум акча   бүленгән.