ЯҢА МӘЧЕТ ТӨЗҮ ӨЧЕН

Иске Тимкә авылында халык җыеннары үтте.   Иң мөһим сорауларның берсе —  яңа мәчет төзергә кирәк дигән мөрәҗәгать белән чыкты тимкәлеләр.  Моңлы азан яңгыраган авыллар районда күп. Ә биредә әлегә кадәр мәчет булмавы билгеле.  Сорау  авылдашларда хуплау тапты.

Хыялны чынбарлык итәр өчен  эшкә бердәм тотынырга кирәк.   Җыелышта изге эшне әйдәп йөрер өчен 3 кешене сайлап куйдылар. Газинур Хәмәтов, Радиф Зыятдинов, Радиф Әхияровларга  ышаныч белдерелде.  Төзелешне башлар өчен акча җыярга кирәк. Моның өчен махсус   исәп ачылды. Авылдашлар, читтә яшәгән якташлар, шулай ук битараф булмаганнарга мөрәҗәгать белән чыга актив. Изге эшкә кушылырлар дигән нияттә махсус  исәп номерларын тәкъдим итәләр.

8598 санлы  ПАО Саклык банкының башкорт бүлегенә Хәмәтов Газинур Әхәт улының исәбенә салырга мөмкин (алучының счёты—40817810306006454022) . Акчаны салу өчен тиешле мәгълүмат: кабул итүче банкның БИКы-048073601, корреспондент счёты-исәбе—30101810300000000601. Банкның адресы: Балтач районы, Иске Балтач авылы, Кооперативная урамы, 28 санлы йорт.

Халык актив булган очракта ихлас  эш тиз башланыр. Башланган эш — беткән эш, дигән әйтем бар халыкта.  Уң булсын изге башлангычыгыз!