Балтачта «Коворкинг үзәк» киң ишекләрен ачты

10нчы февральдә Иске Балтач авылында „Майский” сәүдә комплексының икенче катында яңа эш башлаучы hәм эшли башлаган эшмәкәрләргә мәгълүмати-консультатив ярдәм күрсәтү hәм эш урынын арендалау буенча хезмәт күрсәтү буенча  коворкинг үзәге ачылды. Әлеге эш муниципаль районның эшмәкәрлекне үстерү программасы нигезендә тормышка ашырылды.

Балтач районы бизнес җәмәгатьчелеге вәкилләре белән сөйләшергә район Хакмияты  башлыгы Илгиз Субушев килде. Бизнес -үзәк җитәкчесе Марат  Хәйруллин коворкинг-үзәге белән таныштырып, аның үзенчәлекләрен аңлатып үтте.

Бинада  компьютер артында эшләү өчен барлык уңайлыклар да  бар: өстәлләр, урындыклар, чыбыксыз интернет, принтер, сканер һ.б. Компьютер  артында эшләү өчен биш эш урыны булдырылган. Бу төр эшчәнлек теләсә кайсы урында, әмма, кагыйдә буларак, өйдә кыен булдырыла торган эшләрне башкарырга  мөмкинлек бирә, ә аерым офис арендалау кирәкмәгәнлеге  шулай ук отышлы.  Шулай ук биредә  кухня зонасы бар, монда теләгән hәрбер кеше аш-су әзерләү өлкәсендә осталык дәресләре үткәрә ала.

Төрле киңәшмәләр, конференцияләр үткәрер өчен инада зур проектор урын алган. Заманча җиhазландырылган 100кв.м. мәйданлы бинада аерым сөйләшүләр бүлмәсе каралган.

Һәр теләгән эшмәкәр килеп, осталык дәресләре күрсәтә, яки үзенең бизнесын килеп утырып эшли торган урын.

Биредә администратор-консультант эшләячәк. Коворкинг-үзәк белән Марат  Хәйруллин җитәкчелек итәчәк. Яңа  шәхси эшмәкәрләрне теркәүдә ярдәм итү, документлар рәсмиләштерү, консультацияләр, кече бизнеска ярдәм итү программасында катнашу буенча мәгълүмат алу үзәкнең төп бурычлары булып тора.

Район Хакимияты  башлыгы Илгиз Субушев бизнес өчен барлык юллар да ачык, hәм район хакимияте теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер, дип билгеләп үтте.

Киләчәктә коворкинг үзәк  эшмәкәрләрнең hәм үз эшен ачып җибәрергә теләүчеләрнең аерылгысыз ярдәмчесе булырына ышаныч белдерәбез.

Газим ТАЛИПОВ фотосы.