Балтач районы авылларында телесигнал вакытлыча югалып торуы ихтитмал

Балтач районы авылларында,  Русия теле-радиосигнал җиткерү объектларында профилактик эшләр  алып барылу сәбәпле,  телесигнал вакытлыча югалып торуы ихтимал.

3-31 март көннәрендә Башкортстан республикасы җирлегендә Русия теле-радиосигнал җиткерү объектларында профилактик эшләр  алып барыла.

Башкортстан Республикасы Матбугат һәм киңкүләм коммуникацияләр агентлыгы бу көннәрдә  кабул итү вакытында сан технологиясендәге телесигнал вакытлыча югалып тору ихтималы турында хәбәр итә. Телесигналны кабул итү  барышында  проблемалар булса, дулкынланырга урын юк.

Балтач районы авылларында мондый хәл  24 март көнне 8:00-14:00 сәгатьләрдә күзәтелүе ихтимал.