Россиядә умартачылар реестры булдырылачак

Илнең аграр ведомствосы умартачыларның бердәм реестрын эшләячәк, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

"Якын арада авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре, умарталар паспортлары, аларның булу вакыты һәм урыннары турында мәгълүмат белән умартачыларның бердәм реестры булдырылачак,—дип китерә Россия авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуовның матбугат хезмәте. — Бу базарның үтә күренмәлелеген арттырырга мөмкинлек бирәчәк. Бал кортларын пестицидлар белән агулауны профилактикалау, үсемлекләрне серкәләндерү культурасын үтәү, сәнәгый умартачылыкны үстерү һәм җитештерелә торган продукцияне сәүдә челтәрләренә чыгару буенча эшне дәвам итәргә кирәк”.

Министр урынбасары ассызыклаганча, тармак илнең азык-төлек һәм экология системасында мөһим звено булып тора. Ул төбәк аграр ведомстволары җитәкчеләренә кулланучылар кооперативларын үстерү, бал һәм башка умартачылык продуктларын җитештерүне арттыру өчен тармак вәкилләре белән хезмәттәшлекне дәвам итәргә кушты.

Әлеге вакытта экспертлар арасында илдә умартачылар санын төрле бәялиләр — соңгы 10 елда умартачылыкка ярдәм итү программалары ярдәмендә аларның саны 200 меңнән алып 300 меңгә кадәр җиткән. Умартачылык, нигездә, халыкның шәхси ярдәмче хуҗалыкларында тупланган — алар өлешенә бал кортларының 94 проценты туры килә. Бал җитештерү буенча төбәкләр арасында гадәттәгечә Башкортостан, Приморье һәм Алтай крайлары алда бара. Башкортстанда соңгы ике елда бал җитештерүчеләрне берләштерүче кооперативлар барлыкка килә. Алар ярдәмендә республикада продуктны эшкәртү, төрү һәм чит ил базарларына чыгу арта. Илнең аграр ведомствосы умартачыларның бердәм реестрын эшләячәк, дип хәбәр итә аның матбугат хезмәте.

  

 #нацпроектыБашкортостан

https://yandex.ru/turbo?text=https%3A%2F%2Fresbash.ru%2Fnews%2Fekonomika%2FV-Rossii-sozdadut-reestr-pchelovodov-