Балтачлылар, беләсезме, минераль су организмга зыян китерергә дә мөмкин

Балтачлылар, беләсезме,  минераль суны саклык белән генә эчәргә кирәк.   

Табиб-диетолог Елена Соломатина шул хакта белдергән.  Аерым очракларда минераль су организмга зыян китерергә мөмкин  Аның сүзләренә караганда, минераль су ике төргә бүленә:  берсе—дәвалау максатларында файдаланыла.   Икенчесен аш-су әзерләгәндә кулланалар. Нәкъ менә дәвалау максатлары өчен билгеләнгән  минераль суына аерым игътибар белән карарга кирәк. Чөнки  аның микъдарендә минерль матдәләр   максималь  күләмдә.

"Әгәр ялкынсынулар булса, хәл тагын да кискенләшәчәк. Шуңа күрә азык-төлек яки ашказанына бәйле проблемалар булганда, углекислый газ белән баетылган   су эчәргә киңәш ителми...", - дип аңлата  табиб.

Елена Соломатина сыеклык балансын тулыландыру өчен минераль суны   ярты сәгать саен   берничә йотым гына кабул итәргә кирәк.

"Әгәр ярты көн эчми торып, ә аннан соң   литр ярым минераль суны залп белән эчсәң, күзәнәкләр аны һәрвакеыттагыча кабул итә, ә артык су шунда ук организмнан чыгарылачак", - дип өстәгән  диетолог.