10 Март, 2020 - 12:00

Җәй азагында, әле көннәр коры чакта, дип Гөлбадиян яңа мич чыгартырга уйлады. Иске миче өйнең үзе белән бер яшьле, картайды. Кирпече дә үзләре генә суккан кирпеч. Урыны-урыны белән җимерелә дә башлады, төтене дә юньләп тартмый, җылы да тотмый. Бәладән башаяк, ут-күз чыгуы бар. Рәхмәт, мичкәй. Балалар үскәндә ак калач, бәлеш, яңа ипекәйләр ашаттың. Туңып кайтканда үзеңә сыендырып җылыттың. Юешләнеп кайтканда киемнәрне киптердең. Тазалыгыбызны сакладың. Кичләрен җылыкай мич буеңа аркамны терәп йон эрләдем, бәйләм бәйләдем. Мәрхүм Гатауллам исән чакта ул яраткан коймактан өзмәдең. Акбурыңа хәтле үскәндә балалар кимерә иде. Ак күлмәкле мичкәй, барлык җиһазлардан да кадерлерәк күренеп, өй түренең бизәге булдың. Игелегеңне күп күрдек. Инде вакытың болай да күптән чыкты. Әнә “сыртың” күпме сылап-сылап та, картларның җыерчыкланып беткән тиреседәй, тигезле-тигезсез булып, кубарга тора. Яз җитеп базга су керү белән, мич кирпечләре урыннарыннан кубып, селкенә башлыйлар. Гөлбадиянга иске миче белән хушлашуы ничек кыен булса да, ул да мәңгелек түгел, барыбер яңасын салырга кирәклеген яхшы аңлый иде. Алган кирпече дә, юшкә капкачы, плитә тимере, мич ишеге, башка кирәк-ярагы да – барысы да әзер. Мич чыгарырга оста табуы гына җиңел булмады. Тирә-яктагы зуррак авыллар күптән газга күчеп беттеләр. Илле-алтмыш йортлы Бишагач авылын гына киләчәксез санап, газ трассасы читләп үтте. Үз эшенең барлык нечкәлекләрен белгән намуслы мич чыгаручы табып кара бу заманда! Гөлбадиян ишетеп белүенчә, күрше авыл малае Кәүсәр ярыйсы гына мич сала белә, ахры. Шуңа барып ялынмый булмас.

 ХИКӘЯ

Хәер, тирә-якта санаулы гына калган кадерле һөнәр иясенә ялынырга да туры килмәде. Сөйләшенгән көндә үк Кәүсәр эш коралларын күтәреп килеп тә җитте. Комны да, кызыл балчыкны да машинасында үзе ташыды, рәхмәт яугыры. Базга төшеп, мич астын ныгытырга куелган терәү баганаларын карап менде. Ярты көн эчендә иске мичне сүтеп тә ташлады. Зур эш ярдәмчесез булмый. Гөлбадиянның кызы Илсинә белән кияве Рәдис бик вакытлы кайтып керделәр. Йорт тәрәзәләрен алып куйсалар да, алар, иске кирпечне аннан ташламыйча, кирәге чыгар, дип, ишек алдына күтәреп ташыдылар. Кирәгенчә ком катыш кызыл балчык изеп, икенче көнне Кәүсәр мичне чыгара да башлады. Ярдәмчеләр ишек алдыннан кирпеч, балчык измәсе ташып торды. Гөлбадиян, бу зур мәшәкатьле эш әйбәт кенә башланып киткәнгә сөенә-сөенә, электр плитәсендә остага һәм балаларга сый-хөрмәт әзерләде, юынып чыгарга мунча якты. Эше авыр да, тузанлы да. Кадер-хөрмәт күрсәтергә кирәк эшләгән кешегә. Кәүсәр дә үз эшен белгәнгә охшаган. Сүз куертмыйча гына эшли дә эшли. Әллә останы артыграк мактап ташладымы, әллә аның гадәте шундый идеме, алдан ук бераз эш хакы сорап алган егет икенче көнне килмәде. Берничә көннән соң да күренмәгәч, Гөлбадиян белән Рәдис Кәүсәрне эзләп чыгып киттеләр. Күрше авылдан урап кайтканчы бушка тагын бер көн узды. Аларның интегеп йөрүе юкка булды. Кулына бераз акча тигән Кәүсәр эчеп-исереп ята иде. Хәтта Гөлбадиянны танымады да кебек. Аның анасы гына гаепле чырай белән, айныгач та барыр, дип вәгъдә биреп калды. Тик кайчан айнуы гына билгесез иде егетнең. Аның ул ямьсез ягы турында да белә иде дә бит Гөлбадиян, гөнаһ шомлыгы! Ниләр диеп шул юньсез белән бәйләнде! Карчык пошаманга төште. Иске мич сүтелгән, яңасы салына гына башланган. Мич башы турысында өй түбәсе ачык. Җил өрә. Хәерчегә җил каршы дигәндәй, коеп яңгыр явып үтте. Чормадагы туфрак ләпеккә әйләнеп, өй эченә акты. Ике хатын-кыз елардай булып, мич салучының тетмәсен теттеләр. Кызы белән киявенең китәр вакыты да җитте. Шәһәр төрле һөнәр ияләре белән тулы, анда мич чыгаручы табарбыз, дип, әниләрен тынычландырырга маташтылар. Бер-ике көннән Гөлбадиян Кәүсәрне эзләп тагын чыгып китте. Әнисе карчык өметсезләнеп кул гына селтәде һәм йоклап яткан исерек улына ымлады: ”Булмагач булмый инде...”

Берәр киңәш бирмәсме, дип, Гөлбадиян өч йорт аша яшәгән Закирҗан картка юнәлде. Заманында бөтен авылны, тирә-яктагы күп кенә йортларны мичле иткән карт бик картайган иде. Гөлбадиян кергәндә карт карчыгы белән чәй эчеп утыралар иде. Әсма карчык күршесен чәй эчәргә кыстады. Ашыйсы-эчәсе килүдән түгел, аштан олы буласы килмичә генә, Гөлбадиян алдындагы тәбикмәктән авыз итте, чәй йотты. Зарын сөйли башлауга ук, Закирҗан карт, ачынып, ишеттек инде, дип куйды. Ишетмәгән кая ул! Мичче дә булсын, ишетмәсен дә! Үзе генә салып бирер иде дә бит, кая соң! Күреп торасың хәлләремне... Күршеләренә керүе шулай да бушка булмады Гөлбадиянның. Балыкчы балыкчыны ерактан күрә дигәндәй, мич чыгаручылар да бер-берсен яхшы беләләр. Фәлән авылда оста бар, тик исеме генә “оста”. Әйбәт салмый. Миче төтен тартмый. Фәлән авылда бик яхшы мич салучы бар. Тик вакыты бармы икән, ай-һай! Шулай да Гөлбадиян Закирҗан мактаган останы эзләп чыгып китте. Тик юлы тагын уңмады. Данлыклы оста өйдә юк, кешедә мич чыгара иде. Ә хатыны, акланган сыман, кәгазь битенә тезелеп киткән озын исемлекне күрсәтте: “Әбекәй, менә аңа чират...”

Гөлбадиян өенә күңеле төшеп кайтып керде. Бер бармаса бармый икән! Болай буласын белсә, һичьюгы иске мичен сүттермәс иде. Ничек кыш чыгарга инде?! Бер кичеккән эш илле елга кичегер, дигәннәр. Ни чарадан бичара дигәндәй, карчык келәттә торган тимер мичне өй алдына кертеп куйган булды. Моның белән кыш чыгармын димә, шулай да торсын әле. Кыска гына җәй дә узып китте. Бәрәңге дә казыдылар. Көннәр дә суыта башлады. Күз көеге – салына башлаган мич җанны сызлатып тик утыра. Инде нишләмәк кирәк? Кыш көне мунчада яшәр микәнни инде?! Кызы Илсинә шәһәрдән алып кайткан белдерү буенча шылтыратып карады Гөлбадиян. Тик андагы хакларны ишеткәч, чак артына утырмады. Аның миче түгел, өе дә ул хәтле тормый! Кияве Рәдис әбине тынычландырып азапланды: “Кайгырма, әби, бездә кышларсың”, − һәм өй түбәсенең ачык урынын ябып төште. Җылы сүзләренә рәхмәт, тик менә дигән йорты була торып, әле үз көчендә чагында Гөлбадиян карчыкның кыш чыгарга кызына барасы килеп тормый иде, әлбәттә. Мичсез өйдә дә яшәп булмый. Нишләргә дә белгән юк. Гатаулласы исән чакта мондый зур мәшәкатьнең ни икәнен дә белмәде, аның ышыгында яшәде. Тигез картаюлар насыйп булмады шул аларга. Карты исән булса болай интегер идемени Гөлбадиян? И ятимлеккәйләр! Иманлы әбекәй Ходайдан ярдәм сорап дога да кылган булды. Тик Ходайның бу арада эшләре тыгыз иде, ахрысы, Гөлбадиян сораган ярдәм килмәде. Әллә Кәүсәр айнырмы, килерме, башлаган эшен дәвам итәрме, дип көтсә дә, өметләнүе юкка булды. Оста исеме йөргән хәсрәтнең сугышып аягын сындыруы ишетелде.

Кайгысыннан кара көеп йөргән әби янына беркөнне таякка таянган Закирҗан карт керде. Исәнлек-саулык сорашкач, салына башлаган мичне урап чыкты. Нидер аңларга тырышкандай, үзалдына сөйләнә-сөйләнә, баз ишеген ачарга, анда ут кабызырга кушты. Ничек булса булды, сиксән ике яшьлек карт базга төшеп китте. Мич астын яхшылап карагач, карт әкренләп өскә үрмәләде. Аның уен аңларга тырышкан Гөлбадиян нидер сорарга ымсынды, тик карт җавап бирмәде. Бераздан ул тышка атлады. Гөлбадиян аның артыннан иярде. Карт текә баскычка карап торды да җайлырагын китерергә кушты. Гөлбадиян ул кушканны үтәп кенә торды. Карт, җай гына басып, өй башына менеп китте. Аннан төште дә, ике-өч көннән фәлән хәтле капчык цементың, фәлән хәтле ком-ташың булсын, дип нәрәт биреп чыгып китте. Ярдәмче кирәк булачагы турында да искәртте. Үзен-үзе чак йөрткән картка карап, Гөлбадиян, әллә акылга җиңеләйгән инде Закирҗан агай, дип уйлап куйды. Кая инде аңа мич чыгару! Таякка таянып та чак йөргән көенә! Куллары да дерелдәп тора бахырның. Шулай да карчык абруйлы картның сүзеннән узмады. Тиешле вакытка киявеннән кирәгенчә цемент, ком, таш кайтартты.

Гөлбадиянның кызы белән кияве йокыдан да тормаган, карчык үзе иртәнге коймакны өлгертеп кенә яткан чагында эш киеме кигән Закирҗан карт килеп керде. Хәтта йөзенә дә элекке эшлекле чырай кергән, исең китәр. Хәрәкәтләрендә дә яшьләргә хас җәһәтлек сизелә. Шәһәрдә укып йөргән оныгы Илсурны да иярткән. Карт таягы белән бер-ике шакылдатуга шәһәр кунаклары да сикереп тордылар. Менә шунда гына ул бар планын ачып салды. Мич астына куелган баганалар язлы-көзле су кереп чери башлаган. Астын юньләп ныгытмыйча торып яңа мич салуда фәтүә юк. Мич астына фундамент саласыз, егетләр! Әнә сезгә цемент, ком, таш. Берегез измә болгата, берегез ташый. Картның талканы коры иде. Ул ә дигәнгә йә дип кенә тордылар егетләр дә. Башта салына башлаган мичне җәһәт кенә сүтеп ташладылар. Мич урынын билгеләп, такталардан кыса кагып, нигезне сала да башладылар. Ике хатын-кыз сүтелгән кирпичне кыра торды. Урындыкка утырган карт күрсәтеп, өйрәтеп кенә торды. Черек баганалар өстенә мич сала башлаган “останы” берничә кат аты-юлы белән искә алды. Кем башлаган, шул бетерергә тиеш тә бит, кая соң! Егетләр әбәткә генә туктап алдылар да эшләрен дәвам иттеләр. Дөньяда кеше эшләмәслек эш юк. Закирҗан оста кебек өйрәтеп торучы булганда бигрәк тә. Фундамент кына салып караганнары бар. Менә мичне ничек чыгарырлар, билгесез. Гөлбадиян да Илсур белән Рәдискә карап башын кашыды. Аннан үзен юатты – эш бара бит әле, сөенә бел. Күмәк тырышлык белән кичкә мич нигезе әзер иде инде. Закирҗан карт әзер эшне җентекләп карап чыкты һәм канәгать чырай белән егетләрне мактап куйды. Мунча кереп чыктылар да, оныгы белән карт кайтырга кузгалдылар. Карт мич өмәсендә катнашучыларга, бер атнадан барыгыз да “как штык” кайтып җитегез, дип боерды.

Бер атнадан барысы да җыелды. Барсының да башын авырттырган бу четерекле мәсьәләне тизрәк чишәсе, аңардан котыласы килә иде. Нигез дә шатырдап кипкән. Закирҗан картның өйрәтеп торуы буенча кызыл балчык җебетелде, ул күрсәткән күләмдә ком, су кушылды. Кемдер ком, су ташый. Кемдер балчык измәсе болгата. Ишек алды кырмыска күчедәй кайнап тора. Карт барысына да эш тапты, шулай да күбрәк оныгын йөгертте. Яшь булса да, Илсур да күңел биреп эшләде. Кызыл балчык измәсе әзер булгач, карт аны учында уалап карады. Мич чыгаруны олы яшьтәге остаз тулысынча унтугыз яшьлек оныгына тапшырды. Беренче рәттән башлап, Илсурның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтте. Күрсәтмәләр бирде. Кулына мастерок алып, күпме измә салырга, ничек тигезләргә күрсәтте. Агач чүкеч белән каккалап, кирпичләрне үз урынына утыртып куйды. “Менә шулай, улым, өйрән!” Һәр кирпичне карашыннан үткәрде, ярамаганын, чатнаганын читкә алып куйды. Хәле бетсә олы якка чыгып ятып алды. Тик озак ята алмады, тагын килеп җитте. Әзер измә салып баргач, Илсурның эше тиз барды. Беренче рәт өстенә тигез итеп икенче рәт ятты, өченче... Бераздан мич төбе куышлыгы, төтен юллыгы хасил булды. Әбәткә тукталганда Илсур кече учак ишеген тимер чыбыкка эләктереп маташа иде инде. Ике таза ир-егет әбәт сыпырган арада да Закирҗан карт мич яныннан китмәде. Салына башлаган мичне куллары белән тотып-тотып карады. Инде ничәнче тапкыр эченә күз салды. Картның йөзендә җитдилек белән бергә җаваплылык, шул ук вакытта шундый мөһим эшкә яраганлыгы өчен үз-үзеннән канәгатьлек чагыла иде. Кайчандыр, күп еллар элек, кешеләргә мич салып йөргән данлыклы чаклары да хәтеренә килде ахры. Күзләрендә сизелер-сизелмәс горурлык чаткылары да чагылды кебек. Әйе, бар иде кулдан эш килгән чаклар! Ул салган мичләр Бишагач буенча, менә мин дигәндәй, тезелеп утыра! Тирә-яктагы авылларда аны әле һаман рәхмәт белән искә алалар. Хезмәтенә тиешле хөрмәт көтсә дә, хакын да ул хәтле каерып алмады. Аннары ул үзе салган һәр мичнең холкын белә. Әйе, әйе, һәр кешенең холкы булган кебек, һәр мичнең дә үз холкы бар. Хуҗабикәсе дә миченең холык-кылыгын еллар буена өйрәнә. Мичеңне хөрмәт итмәсәң, тәртибен белмәсәң, ут-күз белән исәпләшмәсәң, ул сине ис тидереп, янгын чыгарып һәлак итәргә дә мөмкин. Төтен юллыгы тыгылган мичләрне тазартып аз йөрмәде Закирҗан бабай яшьрәк чагында. Әгәр дә ки мичеңне яратып, кадерләп куллансаң, корымнан, көлдән тиешенчә тазартып-чистартып торсаң, ут-күздән сак булсаң, ул еллар буена гаиләңә тугры хезмәт итә. Ачны туйдыра, өшегәнне җылыта. Мичле өй ул – нурлы өй, җылы өй! Кем әйткәндәй, мич ягуга өй эчендә мамык җылы тарала... Җаннарга сарыла торган йомшак җылыкай... Юкка гына урыслар мичне “печка-матушка” дип атамаганнар... Мич ягыла икән, димәк, йорт буш түгел, йорт тере, җанлы. Каен утынын дөрләтеп яндырганда мичкәй һәр көн яңа, дәртле бер җыр көйли кебек... Һай, яңа салына башлаган мичкә карап, әсәрләнеп тә киттеме инде әллә исәр карт күңел? Ни әйтсәң дә, кулында эш уйнап торган чагына күңеленнән булса да кайтып килүе искиткеч рәхәт иде картка. Аның да гомере мәңге түгел. Закирҗан кебек алтын куллы осталар бетеп бара. Аны да кайчандыр, бик күптән, танау асты кибеп тә бетмәгән чагында әтисе шушы һөнәргә өйрәтә башлады. Өйрәнмичә чабата да үреп булмый, дия иде мәрхүм. Шушы авыр һөнәре аркасында, тырышлыгы, уңганлыгы аркасында Закирҗан тирә-якта бер хөрмәтле оста булды, гаиләсе ач булмады. Эх шушы һөнәрне югалтмаска, оныкка тапшырырга! Шәһәрдә яшәсә дә, аз булса да ата-бабасының юлын үтсен, нидер аңласын, нидер төшенсен иде. Бәлки соңгы мичемдер, кем белә... Кеше үзе булмаса да, гамәле җирдә калсын. Бакый йортта мичләр бармы-юкмы, аны кем белсен. Җир өстендә калган мичләре өчен кылган рәхмәтләр җылытыр бәлки...

Илсур арыса да, арыганлыгын күрсәтмәскә тырыштымы, өйрәнчек булса да, эше тигез генә барудан дәртләнепме, күңел биреп эшләде дә эшләде. Белем тәҗрибәдән туа, дигәннәр. Яңа һөнәр үзләштерү аңа да кызыклы иде. Шәһәрдә туып-үскән егет мич чыгаруны моңа хәтле күз алдына да китерә алмый иде. Бәләкәй чакта авылга кайтканда озын муены түшәмгә тоташкан мич ничектер идәннән үзе үсеп чыга сыман тоела иде. Аннары ак күлмәкле мич-ханымны малай алъяпкычы астында кайнар пәрәмәчләр тоткан апага охшата иде. Ул тел йотарлык бәлеш-пәрәмәчләрне ничек аннан алырга бары тик әнисе дә, дәү әнисе генә белә... Ә мичтән яңа гына чыккан ипинең исе-тәме! Андый ипине Илсур шәһәрдә татыганы булмады. Кышкы каникулга кайтканда малайлар белән тау шуа-шуа бозланып каткан киемеңне дәү әнисе җылы мичкә элеп куя, үзең өстә мичнең җылы кочагында йомылып йоклыйсың... Ә иртән тагын җып-җылы кием киеп куясың... Мичкәй дә үзе үсеп чыкмый икән шул, аны менә шулай тузан йота-йота, кирпеч арты кирпеч салып, зур тырышлык белән үстерәләр икән. Дәү әтисе, бик яхшы һөнәр өйрәтәм, кайт ялга, дигәч, Илсур башта ризалашмаган да иде. Ә шулай да дәү әтисе аны бәләкәйдән тыңлата белде. Хәтта кайчак әти-әнисе фикере дә Илсур өчен “авторитет” булмады, ә Закирҗан карт үзе генә белгән бер чара аша оныгы белән уртак тел таба белде. Инде үсмер акылы чыгып, олыларча фикер йөртә башлаган Илсур аңлый – төзүче булырга хыялланган кешегә бу яңа һөнәр һич тә артык түгел. Хәтта киресенчә, бик тә кирәк. Югары уку йортында аларны төзү эшенең барлык нечкәлекләренә хәтле өйрәтерләр, ә мич салу серләрен болай җентекләп өйрәтүче булмас. Дәү әтисе аңа үзенең хөрмәтле һөнәрен мирас итеп тапшырырга маташа түгелме соң?

Остаз җитәкчелегендә мич авызына да җиттеләр. Илсурга бик таныш булмаган “көймә белән ыспут”ны иртәгәгә калдырырга булдылар. Иртәгәсен үз куллары белән төзи-төзи, Илсур өчкел, кашага, кучкарның ни икәнлеген белде. Мич торбасын түбә кыегыннан бераз биегрәк итеп урынына утырттылар. Өч көн дигәндә Гөлбадиян карчыкның миче салынып бетте. Төтен юллыгы бөтен әйләнәсен урап чыккан, аш-су әзерләргә плитәсе, утын киптерергә куышлыгы булган, комагалы, тиз җылына торган, ипи-бәлеш сала торган менә дигән мич үсеп чыкты. Күмәк кул тау түнтәрә, дигәннәр. Шатлыгыннан баш түбәсе күккә тигән карчык өйрәнчек егеткә ярыйсы гына хак түләде. Илсур, уңайсызланып, дәү әтисенә карап куйса да, тегесе канәгать елмаеп баш кына какты: “Ал, әйдә! Һәр хезмәтнең хөрмәте булырга тиеш. Мондый эшнең бигрәк тә! Синең беренче мичең, улым!”

Илсинә мичнең тышын тигезләгеч белән әйбәтләп штукатурлап чыкты. Юкка гына штукатурчы-буяучы булып эшләми бит шәһәрдә. Закирҗан карт монда да үзе карап торып ком катыш кызыл балчык измәсе бастырды. Измәгә эретелгән тоз салды – мичнең штукатуры коелмаска шәп була. Яңа мичне ап-ак итеп акшарлап та җибәргәч, ул әле төшкән килен кебек көлеп үк җибәрде. Сөенеченнән атлап түгел, очып йөргән хуҗабикә, пәрәмәч пешереп, эшчеләрне сыйлады. Эшнең тәме ахырында шул аның. Икенче көнне Гөлбадиян белән Илсинә өй юдылар. Монысына Закирҗан карт катышмады. Ул үз эшен, үз дәрәҗәсен яхшы белә иде.

...Суынмасын өчен әллә ничә тастымалга, ашъяулыкка, мамык шәлгә төргән, мичтән яңа чыккан ипие белән бәлешен күкрәгенә кысып, Гөлбадиян карчык кышкы урам буйлап атлый. Челлә салкыны борынны-битне чеметеп-чеметеп ала. Чеметмәгәе! Әбекәй морҗа торбасыннан ак төтен чыккан йортына сөенә-сөенә әйләнеп карый. Әнә ничек дәртләнеп тарта морҗакай! Рәхмәт яугыры, тәки мичле итте бит Закирҗан карт оныгы белән. Ә теге алдакчы Кәүсәргә халыкның ышанычы беткән икән, аңардан мич чыгаручы да калмаган. Әллә хурлыгыннан, әллә эш эзләп авылдан ук чыгып тайган, имеш. Тайса соң, кирәге бер тиен! Әнә, Илсур балакай исән булсын! Үз гомерендә беренче мич салды, ә куанып туймассың! Куллары алтын! Бәхетле булсын балакай! Ялга кайткан, диделәр. Дәү әтисе, дәү әнисе белән өчәүләп авыз итсеннәр әле яңа салган ипи белән бәлешемнән...

Физәлия ДӘҮЛӘТГӘРӘЕВА.

"Сөембикә"